<p>30 майда Хабаровск өлкәсенең Майский бистәсендә 2 катта урнашкан фатирда янгын чыга. Әти кеше һәм аның 5 баласы булган өй яна башлый. «Әти йоклаганда, ут төрт әйдә», дип «Комсомольская правда» яза.</p> <p>Әти кеше балыктан кайта да ял итәргә була. Шул чакта балаларның берсе зажигалка ала һәм ут белән уйный башлый.
Аннары диванга ут каба. Балалар аталарын йокыдан көч-хәл белән уята. Бу вакытта 4 бүлмәле фатирны төтен баскан була инде.</p> <p>Әти кеше, балаларын алып, күрше бүлмәгә чыга, тәрәзәне вата. Узып баручыларны ярдәмгә чакыра. Җәймәләрне бәйләп ясалган баудан балаларны урамга чыгаралар. 4 яшьлек малай бәрелә, пыялага киселә. Ир-ат азактан үзе дә урамга сикерә.</p> <p>Янгын сүндерүчеләзр фатирга тәрәзәдән керә, ярты сәгатьтә утны сүндерәләр. Бәхеткә, бар кеше дә исән. Баланы табиблар карагач, кайтарып җибәрәләр.</p>
Свежие комментарии