На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • виктор комягин
    что за бахыт компот на русском канале? пошли в жопу к своим уроды....«Кеше китә – җыры...
  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...

Башкортстанда халыктан 300 миллион сумнан артык акча урлаган хатын-кызны тоткарлаганнар

Башкортстанда гражданнардан 300 миллион сумнан артык акча урлаган хатын-кызны полиция тоткарлаган. Хатын-кызга хәтта фамилиясен, әтисенең исемен алмаштыру да булышмаган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгы вәкиле Ирина Волк «РИА Новости»га хәбәр иткән.

«Башкортстан Республикасында күпмиллионлы мошенниклык кылуда шикләнелгән хатын-кызны тоткарлаганнар.

Яшеренү чаралары, хәтта шәхесне билгели торган мәгълүматларын алмаштыру да аңа эзләрен чуалтырга булышмаган», – дип язган Ирина Волк Телеграм-каналында.

Якынча билгеле булганча, Уфада яшәүче эшмәкәр хатын-кыз гражданнарның саклана торган акчаларын урлау өчен берничә ел дәвамында криминаль схемалар кулланган. Ул кешеләрнең ышанычын яулап алып һәм төрле сәбәп табып акчаларын төзелеш бизнесына яки башка отышлы проектларга кертергә күндергән.

Ирина Волк сүзләренчә, җинаятьче хатын-кыз еш кына кредит алырга да тәкъдим иткән. Сумманың бераз өлешен зыян күрүчеләргә биргән, ә калганын үзенә алган, алга таба бурычны үзе түләргә ышандырган. Кешеләрне ышандырыр өчен хатын-кыз кредит түләү нияте турында йөкләмәләрне хәтта нотариаль рәвештә рәсмиләштергән дә. Ләкин соңыннан вәгъдәләрен үтәмәгән. Булган мәгълүматлар буенча, законсыз эшчәнлектән гомуми зыян 300 миллион сумнан артып китә.

Акчаларны кайтарудан качу һәм законсыз эшчәнлеген дәвам итү өчен хатын-кыз 2024 елда хәтта фамилиясен һәм әтисенең исемен дә алыштыра. Полиция аны яшәү урыны буенча кулга алган.

Тикшерүчеләр мошенниклык буенча җинаять эше ачкан. Тентү вакытында кесә телефоны, банк карталары һәм сим-карталар, оешма мөһерләре, хезмәт кенәгәләре һәм оргтехника тартып алынган.

Ссылка на первоисточник
наверх