На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

Көнгә ничә тапкыр тәүбә итәргә һәм аның нинди ике шарты бар?

Көнгә ничә тапкыр тәүбә итәргә кирәк? «Хозур дин турында» телеграм-каналында шул хакта аңлаталар.

Тәүбә кылу – ул гөнаһларыбыз, хата-кимчелекләребез өчен Аллаһыдан гафу итүен сорау.⠀

Аның иң гади, әмма иң саваплы ысулы әлеге сүзләр:

استغفر الله العظيم و اتوب اليه

Әстәгъфируллаһүл-газ̣ыйм вә әтүбү иләйһи.

«Бөек Аллаһыдан гөнаһларымны гафу итүен сорыймын».⠀

Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм әлеге сүзләрне көненә 100 мәртәбә әйткән. Күз алдыбызга китерик, җир йөзенә рәхмәт буларак җибәрелгән, хата-кимчелекләрдән ерак булган кеше бу сүзләрне көненә 100 тапкыр әйткән. Ә без ничә тапкыр әйтергә тиеш икән?!⠀

Тәүбә кылуның ике шарты бар. Алар:

  • Тәүбә кылган кеше гөнаһлары өчен ихластан үкенергә тиеш.
  • Ул Аллаһыдан куркып, гөнаһлар кылудан туктарга һәм аларга башка кайтмаска, ягъни аларны кылмаска тиеш.
  •  

    Ссылка на первоисточник
    наверх