07.00 сәгатьтә Украинаның ике дронын Түбән Новгород өлкәсендә бәреп төшергәннәр, дип хәбәр итә Оборона министрлыгы телеграм каналы.
Төнләш Белгород һәм Курск өлкәләренә дә дрон һөҗүмнәре булган. Белгород өлкәсендә 5, Курск өлкәсендә 2 дрон бәреп төшерелүе турында хәбәр ителә.
Дрон һөҗүменнән соң Курск өлкәсендә нефтебазадагы 3 резервуарга ут капкан, дип хәбәр итә губернатор Смирнов.
Бәреп төшерелгән 1 дрон Медвенка бистәсендәге ике фатирлы йортка төшкән, янгын чыккан. Һәлак булучылар юк.Суджа торак пунктында дрон бер йортка шартлаткыч ташлагач, бер хатын-кыз яраланган.
Как уже сообщалось, ночью наши бойцы ПВО уничтожили 7 украинских БПЛА самолетного типа.
Кичә Курск өлкәсенә 7 дрон һөҗүм иткән иде. Теткино бистәсенндә ут өзелгән, тулай торак тәрәзәләре ватылган. Глушков районында 5 кеше яраланган. 7 торак пунктта ут беткән. Гоголевка авылында җиңел автомобильләр, йөк автомобильләре зыян күргән.
Свежие комментарии