На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Галина Басалгина Нешина
    Вы что издеваетесь, что вы написали, если вы пишите для нации Татарстана, так пишите в местной газете и а местном чат...Камилә Вәлиеваны ...
  • Владимир Лазарев
    ЗАБЫЛИ РУССКИЙ ЯЗЫК...Камилә Вәлиеваны ...
  • Evgenija Palette
    На ГОСУДАРСТВЕННОМ (русском) ЯЗЫКЕ ГОВОРИ... Нам на "Х" не нужен твой  "худай-берды"...Намаз укымасаң, у...

Венера Аитова «30-40-50» подкасты турында: «Без өчебез дә бер дулкында»

Татар хатын-кызлары өчен «30-40-50» проектын инде күпләр карагандыр. Кызык бит, шулаймы? «Интерат» проектның асылы турында аның җитәкчеләре - телетапшырулар алып баручы, журналист Венера Аитова, Татарстанның атказанган һәм халык артисты Зөлфия Вәлиева, блогер, биюче, артист Гүзәлия Хөснетдинова белән әңгәмә корды.

Бу подкастны яздыру кайсыгызның идеясе иде?

Венера Аитова: Мин - проектның җитәкчесе һәм идея авторы. Мин эшләмәсәм – моны башка кеше эшләр, бүген эшләмәсәк – кичә кирәк иде кебек уйлар булды миндә. Яздырганнан соң Зөлфия хәтта: «Мондый эш булырга тиеш иде. Бу юкка гына түгел», - диде. Безнең татар хатын-кызлары өчен подкаст әлегә юк иде. «Үзең карыйсы килгән әйберне эшлә» дип әйтәләр бит. Миңа калса, татар хатын-кызларына бу кирәк.

Сез бер-берегезне ничек табыштыгыз, ник нәкъ менә өчәү эшләргә булдыгыз?

Венера Аитова: Беренче, без «25-35-45» итеп эшлик микән дип уйладык, аннары «30-40-50» төгәлрәк, кыскарак була дигән нәтиҗәгә килдек. Миңа, ник 60 яшьлек ханымны да чакырмыйсыз, диючеләр дә булды. Әлегә шушылай өчәү башларга булдык инде. Ни өчен нәкъ шушы кешеләр дигәндә, бу инде күптәннән өлгергән идея. Зөлфия белән без очраклы рәвештә «этикет» буенча мастер-класста очрашып, озак кына сөйләшеп утырганда, «эх, бу сөйләшүне яздырсак иде», дип уйланып куйган идек. Бу гади генә сөйләшү түгел, ә канатланып килә торган, фәлсәфи уйланулы сөйләшү иде. Төрле темаларга кереп китеп сөйләшкәндә, Зөлфия миңа аерым яшьләрдә үзенең бөтенләй башкача уйлавы турында әйтте. Безнең бу очраклы очрашу очраклы булмаган икәнен аңлый идем. Һәм шуннан чыгып, 50 яшьлек ханым урынына Зөлфия буласын шунда ук аңладым, 40 яшьлеккә үзем, гәрчә миңа әле 39 гына булса да. 40 яшь алдыннан кризис була дип әйтәләр бит, минем өчен бер яктан бу проект ул - «терапия» да әле. 30 яшьлек кызны табу авыррак булды, чөнки без бер дулкында, ләкин төрле карашлы булырга тиеш идек. Тик бәхетебезгә безне ихласлыгы белән таң калдырган Гүзәлияне таба алдык.

Зөлфия Вәлиева: Шунысы да бар – безнең бу «өчпочмак» тоташырга тиеш. Мисал өчен, без «Зөләйлә»дә 3 кеше, 3 төрле энергия белән. Бергә очрашкач, безгә «вәт сезнең энергетика» дияләр иде, чөнки аерым гына алганда Ләйсән Мәхмүтова «ут» хатын, Ләйсән Закирова гел елмаеп, көлеп йөри, ә мин шундый назлы, нечкә күңелле. Ә бергә булганда исә безнең аеруча көчле энергия, проектта да шуны булдырасы килә.

«..хәзер исә хатын-кыздан шулкадәр күп нәрсә таләп итәләр»

Проектыгызның миссиясе нинди?

Венера Аитова: Әлбәттә, һәр проектның миссиясе булырга тиеш, хайп өчен, караулар булсын өчен генә эшләсәң – булмый. Минем мондый әйбер белән шөгыльләнәсем дә килми, файдалы эш эшлисем килә. Гомумән алганда, 40 яшькә җиткәч аңлый башладым – безнең әйләнә-тирәбездә искиткеч матур хатын-кызлар күп. Алар төрле, алар һәрберсе – йөзек кашы. Барысы да шундый кызыклы, тырыш, ә алар моны үзләре белми дә. Мине шундый хатын-кызлар илһамландыра.

Һәр хатын-кызның миссиясе бар, бу – бала табу, эшләү. Элегрәк вакытларда хатын-кызлардан күпне таләп итмәгәннәр, ә хәзер исә хатын-кыздан шулкадәр күп нәрсә таләп итәләр. Башка кеше дә түгел, үзеннән-үзе күпне таләп итә хатын-кыз.

Карьера булдырырга кирәк, бала табарга кирәк, бала тапкач, тиз арада ябыгырга кирәк, 40 яшь тулдымы – җыерчыкларны күрсәтмәскә кирәк.

Алдан хатын-кызларны бала тапкач ябыгырга ашыктырмаганнар, иң мөһиме - баланы имезү, аннары бераз ял итү булган. Һәрьяклап матур булу да артык зур роль уйнамаган, ә хәзер исә таләпләр бик зур. Шуның белән күп кенә хатын-кызларда «яну» (выгорание) проблемалары барлыкка килә. Хәзер һәр үзен хөрмәт иткән хатын-кызның үз психологы бар, тик барыбер барысының да моңа мөмкинлеге юк бит, шуңа өстәп аның әйләнәсендә көч бирердәй кешеләре юк. Моңа бәйле хатын-кыз башкаларның «идеаль» тормышын күреп, «йомылырга» мөмкин. Безнең проектыбызның миссиясе – шундый хатын-кызларга виртуаль, терәк булырдай кешеләр табу. Мондый типтагы «девичник»лар алар дөнья күләмендә бар, минем тарафтан уйланылган әйбер түгел. Тик безнең менталитет башка һәм шуннан чыгып бер үк сорауларга җавапларыбыз да төрле булачак, әле шуңа өстәп сорауларга 30,40,50 яшьтә нинди карашлар булуны яктыртачакбыз, кунакка килгән экспертлар белән дә бу темага әңгәмә корачакбыз.

«Авызың тулы кан булса да – төкермә, кеше күрмәсен, кешедән ким булма»

Сезнең подкастларыгыз татар хатын-кызлары өчен. Алар башка милләт хатын-кызларыннан кайсы яклары белән аерыла?

Венера Аитова: «Авызың тулы кан булса да – төкермә, кеше күрмәсен, кешедән ким булма» - бу безнең татар хатын-кызларының «базовый настройкалары». Әгәр дә сиңа бу традицион настройкалар яшәргә комачаулый икән, нигә кирәк ул? Әлбәттә, сабыр булу кирәк, тик аның да чамасы булырга тиеш.

Шуңа өстәп, татар хатын-кызлары – перфекционистлар, аларның бәлешләре иң тәмлесе, үзләре башкалар янында иң матуры булырга тиеш.

Алар-максималистлар, аларга һәрвакыт башкаларга караганда күбрәк кирәк булган.

Зөлфия Вәлиева: Миңа калса, татар хатын-кызлары һәрвакыт урыннарын белеп, үзләрен «адекват» тоталар. Кирәк икән, аяк киемнәрен салып атып, чишенеп өстәл астында балалары белән үрмәләп уйнап та йөри алалар. Татар хатын-кызларында чама һәм сиземләү дигән әйбер бар.

Фото: © «Татар – информ» Рамил Гали

Сезнең элегрәк уртак проектларыгыз булганы юк дип беләм. Камера алдына утыргач, бер-берегезне ишетү, аңлау авыр түгелме?

Гүзәлия Хөснетдинова: Чыннан да, элегрәк безнең бергә эшләгәнебез юк иде. Таныш та түгел идек бит. Венера ханым миңа инстаграм бите аша килеп чыкты, проектта катнашырга тәкъдим итте. Дөресен генә әйткәндә, мин мондый проектлар яратам, монда чакырулары минем өчен зур дәрәҗә булды. Кызлар белән күрешкәч, бернинди авырлыклар булмады, беренче көнне килеп тә кердем, аралаша да башладык. Әйтерсең ,100 ел аралашып яшәгәнбез. Камера алдына утыргач та, бер-беребезне бүлдерү дигән әйбер булмады, хәтта уй-фикерләребез бертөрле, аерыла алмыйбыз бер-беребездән. Шунысын да әйтеп үтәсем килә, мин татар халкы өчен «стандарт» кеше түгел: чәчләрем буялган, киенүем дә үзенчәлекле. Мин үзем әзер, ә Венераның һәм Зөлфия апаның аудиториясе мине мондый итеп кабул итәрләрме дигән уйлар булды. Күбрәк үзем өчен түгел, алар өчен борчылдым.

Венера Аитова: Без өчебез дә бер дулкында, тик карашларыбыз гына төрле, моның кызыгы да шунда инде. Шуңа күрә бергә эшләү авырлык тудырмас дип уйлыйм, чөнки без бер-беребезне «ашап» утыра торган тапшыру эшләмибез, киресенчә, терәк булып, ярдәмләшеп яшибез.

Подкастлар айга ничә тапкыр чыгачак? Сез аның өстендә тулы бер профессиональ группа белән эшлисезме?

Венера Аитова: Караучыларыбыз бездән тагын подкастлар сорый башлады инде, рәттән карыйсы килә дияләр. Безнең тапшыру дәүләт акчасына эшләнелми, без үзебезгә спонсорлар эзлибез, алар белән бергәлектә эшлибез.Техник яктан гына да тапшыру төшерү җиңел түгел бит. Кайберәүләргә без үзебезнең кесәбездән акча түлибез, хәзер исә безгә реклама ясаучылар эзлибез. Әгәр дә бу проектыбызга алга таба дәүләт ягыннан ярдәм булса, бик шәп булыр иде инде. Әлегә без тапшыруыбызны социаль челтәрләрдә күрсәтәбез, тик киләчәктә телевидениедә дә, радиода да карарга насыйп булыр дип ышанып калабыз. Башка хатын-кызлардан да ярдәм көтәбез, алар безнең подкастларны күргәч, үзләренең дус кызларына да җибәрсеннәр иде.

Беренче чыгарылышка «кайтавазлар» күп килдеме?

Зөлфия Вәлиева: Кайтавазлар булды, ләкин бик күп түгел.

Үзегез халыктан нинди реакция көткән идегез?

Венера Аитова: Халыктан уңай реакция көттек инде, ошатсыннар дип теләдек. Без "нулевой" аккаунтка видеолар куя башладык һәм караулар җыю авыр буласы билгеле иде. Чыгаруга миллион карау булсын иде дә бит ул. Проектны башлаганда, миңа «Нигә рус телендә төшермисез?Татарча авыр булачак бит» диделәр, тик без җиңел юл сайламадык.

Кунакларыгызны нинди критерийлар буенча сайлыйсыз? Киләсе кунагыгыз кем буласы билгелеме? Әллә бу серме?

Зөлфия Вәлиева: Беренчедән, ул татарча сөйләшә белергә тиеш.

Венера Аитова: Хатын-кызларга кагылышлы темалар бик күп, дәшеләсе кунагыбыз бу өлкәдә эксперт булса – шәп булыр иде, танылган кеше булу-булмавы мөһим дә түгел. Һәм, әлбәттә, тыңлаучыларыбызның теләгеннән дә тора, берәр кешене күрәселәре килеп, моның хакта безгә язсалар – чакырачакбыз. Бәлки, арада үзләренең безнең проектыбызда төшәсе килгәннәре булыр. Киләсе кунак кем буласы билгеле, тик бу әлегә сер.

Интим темаларга кагылышлы подкастлар булачакмы?

Венера Аитова: Һәр кеше өчен интим темага нәрсәләр керә икәннән тора инде бу. Әгәр без интим темалар аша кешегә файдалы мәгълумат бирә алсак, нигә юк?! Тик кемнең кем белән йоклавы безгә кызык түгел.

Берсен генә сайлап алу мөмкинлеге булса, яратырга яисә яратылырга?

Гүзәлия Хөснетдинова: Яратылырга, чөнки мин күктә очып йөри торган кешегә охшаган булсам да, андый түгелмен. Миңа калса, без, хатын-кызлар, тора-бара ярата башларга мөмкинбез. Безгә карата игътибар, яхшы караш булса, хатын-кыз җайлана, һәрбер ир-ат белән уртак фикергә килеп, аның җаен җайлап яши ала. Тик монда «кирәкме соң бу безгә?» дигән сорау туа. Һәркемгә яратып, яратылып яшәргә насыйп булсын.

18 яшьлек үзегезгә нинди киңәшләр бирер идегез?

Гүзәлия Хөснетдинова: Бер кешенең дә,хәтта әти-әнинең, туганнарның да сүзенә карамаска. Һәрбер кешенең үз фикере, үз карашы, күп кеше синең өчен кайгырып та сүз әйтергә мөмкин. Алар үткән тормышны син дә үтмәсен, иңнәреңә авырлык төшмәсен дип уйлап.Кеше сүзе кеше үтерә,аларга карамыйча, алга барырга кирәк. Шулай ук 18 яшьлек үземә кирәкмәгән әйберләр өчен борчылмаска, тормышка җиңелрәк карарга киңәш итәр идем.

Фото: © Гүзәлия Хөснетдинованың шәхси архивыннан

«Татар хатын-кызлары беркайчан да мондый дәрәҗәдә иркен булмаган»

Сезнеңчә бүгенге көндә хатын-кызларның хокуклары чиклеме?

Венера Аитова: Миңа калса, хатын-кыз моны үзе сайлый. Минем фикеремчә, без, хәзерге заман татар хатын-кызлары, иң рәхәт заманда яшибез, чөнки мөмкинлекләр күп. Татар хатын-кызлары беркайчан да мондый дәрәҗәдә иркен булмаган. Тик шунысын да ассызыклап үтәргә кирәк, татар хатын-кызлары һәрдаим, вакытына күрә, күбрәк мөмкинлекләр табарга тырышканнар.

Ничек уйлыйсыз, нигә бүгенге көндә хатын-кызлар соңрак кияүгә чыгу яклы?

Гүзәлия Хөснетдинова: Миңа 30 яшь һәм мин үзем дә кияүдә түгел. Хәзерге заманда хатын-кызлар үзләрен ярата, фикерләрен әйтә башладылар. Хатын-кыз нәрсәнең нәрсә икәнен, үзенә карата ир затының мөнәсәбәтен аера башлады. Хатын-кызның кияүгә чыгасы килмәсә – бу гаеп түгел. Безгә элек-электән тизрәк кияүгә чыгып бала алып кайтырга кирәк дип әйтеп киләләр. Бала алып кайтырга теләмәү дә гаеп түгел бит. Һәр нәрсәнең үз вакыты дип кенә әйтәсе килә, чөнки беребез дә Аллаһы Тәгалә тарафыннан нәрсә язылганын белми.

Беренче подкастыгыз хатын-кыз бәхете турында. Ә үзегезнең «Бәхет - ул нәрсә?» дигән сорау өстендә уйланганыгыз бармы?

Зөлфия Вәлиева: Хатын-кыз ул – төрле халәткә керә торган зат. Кайвакыт шундый «капризная» буласы, ә кайвакыт ычкынып берәрсенә кычкырасы килә. Иң зур бәхет ул- янәшәңдә сине ничек бар, шулай итеп кабул итә торган кеше булу.

Гүзәлия Хөснетдинова: Минем өчен бәхет ул – күңел тынычлыгы. Күңел тынычлыгы булса, барысы да әйбәт була: эшең дә бара, дусларың белән дә мөнәсәбәтләр бозылмый, ир белән хатын арасында да барысы да яхшы була. Шулай ук сәламәт булу да зур бәхет дип уйлыйм.

Бәхетне акчага сатып алып булмый диләр, сез моның белән килешәсезме?Бактың исә, үзебезгә берәр әйберне акчага сатып алабыз да, куанабыз бит.

Гүзәлия Хөснетдинова: Бәлки мине хәзер күп кеше «меркантиль» дип атар, ләкин хәзерге заманда акчасыз өйдән дә чыгып булмый. Бер сумың җитмәсә, кибеттән ипи дә ала алмыйсың. Элек акча турында берәр фикер әйтсәм, кеше минем турында начар уйлар дия идем. Хәзер исә фикерләвем үзгәрде, әгәр минем акчам, мөмкинлекләрем юк икән, мин депрессиягә бата башлыйм. Акча булу һәм булмау безнең үзебезне ничек хис итүебезгә, эмоцияләребезгә тәэсир итә. Әлбәттә, барлык әйберләрне, яхшы мөнәсәбәтләрне, тугрылыкны акчага сатып алып булмый. Әле син үзең яхшы булсаң да, сиңа карата да шундый мөнәсәбәттә булалар дигән сүз түгел. Чыннан да, үзебезгә берәр әйбер алсак куанабыз шул, бүгенге көндә акча тормышта зур роль уйный.

Сез үзегезне бәхетле хатын-кыз итеп тоясызмы?

Венера Аитова: Ә менә бу сорауга тулы җавапны безнең подкастның беренче чыгарылышында ишетә аласыз. Бәхетле булуны да кеше үзе сайлый дип әйтәсем килә, беркем дә аның янына килеп «Синең бәхетле буласың киләме? Менә бу минуттан бәхетле бул!» дип әйтми.

Зөлфия Вәлиева: «Бәхетле буласың килә икән – бул!» диясе генә кала инде.

Гүзәлия Хөснетдинова: Әлбәттә тоям, чөнки әти-әнием исән-сау, апайларым, туганнарым,дусларым бар – барысы да үз янымда. Минем тирәмдә иң әйбәт кешеләр, Аллаһка шөкер.

«Моны күргәч,ул пычакны өстәлгә алып бәрде дә, өс киемен киеп урамга чыгып китте»

Әгәр сездән ирләрегез көнләшеп, эшегездән китәргә дисәләр, аның сүзен тыңлар идегезме?

Гүзәлия Хөснетдинова: Әлбәттә юк. Тик уртак фикергә килер идек, чөнки мөнәсәбәтләр башыннан ук кеше белән аралашырга, аңлашырга, ошамаган әйберләрне шунда ук әйтә барырга кирәк. Бер яктан, мин артист булгач, ир кешегә минем белән җиңел түгелдер, чөнки аларның бит хатын-кыздан өстенрәк буласы килә. Минем бар нәрсәгә үз фикерем бар, һәм кайчандыр аралашкан егетләр кемнең кем икәнен, нәрсәнең нәрсә икәнен аңлаганнардыр инде.

Зөлфия Вәлиева: Тыңламадым инде.

Димәк, сезгә ирегез эшегездән китәргә кушкан иде?

Зөлфия Вәлиева: Китәргә үк димәде инде. Миңа сериалларда мәхәббәт күренешләрендә төшәргә күп туры килде. Фәнис Җиһанша, Радик Бариев һәм башкалар белән. «Бер-бер хәл»дә Радик белән серия аралаш ятакта яттык, әле бит моны Нурлатта телевизор аша карый торган кайнана, аңа кибеткә чыккан саен «Киленегезне күрдеңме?», «Малаең нишли икән?» диюче танышлары бар. Бер тапкыр Яңа елда кухняда Тәлгать белән оливье салаты ясап, кино карап утырабыз. Бу кинода мин Илдар Хәйруллинның сөяркәсе ролен башкардым. Тәлгать салатка әйбер турый, вакыт-вакыт телевизорга карап ала. Ә мин бит киноның сюжетын беләм. һәм кинода нәкъ минем кыска пеньюардан, ачык күкрәкләрем белән Илдарның алдына менеп утырган чагымда Тәлгать телевизорга күтәрелеп карады. Моны күргәч, ул пычакны өстәлгә алып бәрде дә, өс киемен киеп урамга чыгып китте. Мин эчтән генә «нигә бу эшне сайладым икән, кирәк идеме бу миңа?!» дип уйлап елый башладым. Үзем салатка кишер турыйм, үземнең шул кишер өстенә күз яшьләрем тама. Аннары, ул өйдән чыгып киткәч, балконнан аны карадым, ул башка ир-атлар белән бергә сөйләшеп тора иде. Үзе сөйләшә, бер мәлне миңа карап алды да, кире арты белән борылып басты. Мин әйтәм, кайтачак бу! Әлбәттә, аңа авыр инде мине мондый рольләрдә күрү.

Фото: © «Татар – информ» Рамил Гали

Венера Аитова: Минемчә, әгәр кеше 20 яшьтә, әле үз юлын сайламаган килеш кияүгә чыга икән, көнләшү - нормаль күренеш. Безнең очракта, 30 яшьтән соң без җитлегеп кияүгә чыгабыз, һәм булачак иребез хатынлыкка кемне алганны күреп,белеп ала.Әгәр 30 соң да көнләшү бетмәсә, бу – начар. Кешеләр я көнләшүне җиңәргә, я аерылышырга мәҗбүр дип уйлыйм.

Мисал өчен, ирем безнең сферадан булмаса да, минем өчен мөһим булган әйберләрне аңлый, барлык яңа проектларым, идеяләрем өчен сөенә генә. Бәхет ул, мөгаен, - янәшәңдәге кешеләрнең синең эшеңне, дусларыңны кабул итү, иллюзияләрдә яшәмәүдер.

Зөлфия Вәлиева: Минемчә, ир белән хатын бер-берсен үзгәртергә омтылырга тиеш түгел. Кешене ничек бар,шулай ярата белергә кирәк.

Сезнең өчен үрнәк хатын-кыз нинди булырга тиеш?

Венера Аитова: «Үрнәк хатын-кыз» дигән бер генә образ юктыр ул. Һәр хатын-кыз башкаларга охшарга түгел, ә үзенең иң яхшы версиясе булырга тырыша, чөнки һәр хатын кызның потенциалы, сәләте төрле. Бер яктан, нигә үзеңнең иң яхшы версияң булырга кирәк дип әйтүчеләр булыр. Мисал өчен, кемдер спорт белән ябыгу өчен шөгыльләнә , менә бу-үзеңең версияңне яхшырту өчен, ә мин исә моның белән сәламәтлегемне ныгыту өчен шөгыльләнәм.

Минемчә, үрнәк хатын-кыз ул - үз өстендә эшләүдән туктамый торган, булганына канәгать, шуңардан ямь таба белә торган гүзәл зат.

Гүзәлия Хөснетдинова: Без хатын-кызлар барыбыз да төрле бит, Аллаһы Тәгалә безне төрле итеп яраткан. Минем өчен үрнәк хатын-кыз ул – үз-үзен кайгыртып, яратып, үзен карап йөри торган зат. Тыныч, үз фикере булган хатын-кызларны хөрмәт итәм инде мин. Хәзерге заманда хатын-кызлар бер-берсен бик карап тоталар, тирә-якка карыйсың, барысы да матур, үзенчәлекле. Миңа барлык хатын-кызлар да ошый, мин берсенә дә түбәнсетеп, «каш арасыннан» карамыйм.

Зөлфия Вәлиева: Минем өчен үрнәк хатын-кыз төшенчәсе төрле яшемдә төрлечә иде. Бүгенге көндә, минем өчен үрнәк хатын- кыз янында һәр кешегә,һәр җан иясенә рәхәт булырга тиеш.Аның аша дөньяга яңа җаннар туа, чын хатын- кыз янында яшәү рәхәтен сизәсең,тоясың, алардан уңай энергия аласың.Андыйлар җанны дәвалый,күзләрне иркәли.

Җылы әңгәмә өчен рәхмәт сезгә!

 

Ссылка на первоисточник
наверх