На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Фидан Гафаров ничә яшенә кадәр сәхнәдә уйнаячагын әйткән: «Тамашачыны ачуландырыйм әле»

«Башкортстан» газетасы язуынча, Россиянең, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фидан Гафаров 77 яшьлек бенефисында «тамашачыны ачуландырыйм әле» дигән.

«Үземнең яраткан тамашачымны ачуландырыйм әле әзрәк: әле 77, ә үземне 55тә итеп тоям. Тагы ничә ел эшләр икән бу дип уйласыннар әле дим. Хәзер инде 77не үтеп киткәч, 88енә барып җитәсе килә бит.

Шушындый халык белән, шушындый тамашачылар белән, әдәбиятны, сәнгатьне яраткан кешеләр белән 88гә тиклем уйнамыйча булмый!», – дигән ул.

77 яше тулу уңаеннан Фидан Гафаров Башкорт дәүләт драма театрында Венер Исхаковның «Җырланмаган җырым син» әсәре буенча куелган спектакльдә уйнаган.

Ссылка на первоисточник
наверх