На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • виктор комягин
    что за бахыт компот на русском канале? пошли в жопу к своим уроды....«Кеше китә – җыры...
  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...

Татарстанда салкынча һава торышы атна азагына кадәр сакланачак, боз яву ихтимал

Татарстанда атна ахырына кадәр салкынча һәм тотрыксыз һава торышы саклана. Бу Татарстан Гидрометеорология үзәге тараткан фараздан билгеле булды.

Бүген, 17 июньдә, республика циклонның тыл өлешендә була, һава шартлары сизелерлек үзгәрмәячәк. Кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән яшенле яңгырлар, ә җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр булыр, дип көтелә.

Көндез урыны белән боз явуы ихтимал. Төнлә кайбер районнарда томан төшәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +9..+14 градус һәм көндез +19..+24 градус җылы булачак.

Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе, 18 һәм 19 июньдә, Татарстанда һава торышын циклонның тыл өлеше билгеләвен дәвам итәчәк. Төнлә термометр баганалары шул ук +9.. +14 градус күрсәтәчәк. Көндез һава температурасы +18.. +24кә кадәр җылына.

Республиканың көнчыгыш һәм көньяк районнарында кыска вакытлы яңгыр, көндез урыны белән яшенле яңгыр көтелә. Шул ук вакытта Татарстанның көнбатышында бу көннәрдә явым-төшем ихтималы зур түгел.

Метеорологларның беренчел мәгълүматларына караганда, җомга, шимбә һәм якшәмбе, 20, 21 һәм 22 июньдә, төбәккә көнбатыштан чираттагы циклон якынлашачак. Яңгырлы һава торышы урнаша, көннәр тагын да салкынрак була – +16..+21 градустан да артык түгел. Татарстанда температура фоны нормадан 3-5 градуска түбән булачак.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.

youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх