На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

23 подписчика

Свежие комментарии

  • Валерий Светлый
    САМОЕ СМЕШНОЕ, ЭТО ТО, ЧТО ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК НЕ ПЕРЕВОДИМ...Айгөл Сагынбаева:...
  • Николай Кузнецов
    Что-то часто стали попадаться статейки на татарском языке. Никак и татар готовят отделиться от "оккупантов". "Великое...Фирдүс Тямаев Тат...
  • Дмитрий Зайцев
    Во Песков отчебучил. Ничего не понял из сказанного.Дмитрий Песков Вл...

45 минут «үлеп торган» ир-ат теге дөньяда күргәннәрен сөйләгән

Америка Кушма Штатларында 45 минут дәвамында үле дип саналган ир-ат көтмәгәндә аңына килгән. Бу вакытта табиблар аны мәетләрне төрә торган кара капчыкка салып куйган була. Бу хакта Daily Star яза, дип хәбәр итә «Комсомольская правда».

Ир-ат бодибилдерлар куллана торган өстәмә туклануның артык зур дозасын эчкән.

Шуннан соң ул үзен начар хис иткән һәм аңын югалтып егылган. Ир-атны табиблар тикшергән һәм «үлгән, коткарып булмый» дигән нәтиҗәгә килгән. Шуннан соң алар аны мәетләрне сала торган капчыкка салып куйган.

Ир-ат исә, аңына килгәннән соң, бу вакыйгаларны читтән күреп һәм хәтта табибларның уйларын ишетеп торуын әйткән. «Шуннан соң минем янга рухи юл күрсәтүче килде һәм мине күккә озатты», – дип сөйләгән ул.

Күккә барып эләккәч, ир-ат тормышы дәвамында кылган бөтен гамәлләрен күргән. Ул шулай ук анда «тормышның чын мәгънәсенә» төшенүен әйткән.

«Җир – ул мәктәп. Ул суд залы түгел, ә бары тик сыйныф бүлмәсе генә икән», – дигән ир-ат.

Шуннан соң рухи юл күрсәтүче аңа сайлау тәкъдим иткән. Ир-ат я күктә кала, я гаиләсе янына кире кайта алган. Ул кире кайтуны сайлаган. Чынлыкта исә ир-атны табиб реанимацияләгән, диелә хәбәрдә.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.

youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх