На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Еш «больничный» алучыларга чикләүләр кертелә

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы 2025 елның 1 сентябреннән «больничный» бирүгә үзгәрешләр кертергә җыена. Фәрман проекты рәсми сайтта урнаштырылган.

Ярты ел эчендә 4 тапкыр һәм аннан да күбрәк чирләп эштән китүчеләргә «больничный» 3 көнгә генә бирелә, аннан озаграк срокка алу өчен табиблар комиссиясе кирәк булачак.

Хәзерге вакытта дәвалаучы табиб 15 көнгә, фельдшер яки стоматолог 10 көнгә «больничный» бирә ала. Бу үзгәрешләр авыру гаилә әгъзасын караучыларга, реабилитациягә, социаль әһәмияттәге дип табылган чирләргә, бөер донорларына кагылмый. (Социаль әһәмияттәге авырулар – туберкулёз, В, С гепатиты, ВИЧ, шикәр диабеты, психик авырулар, яман шеш, җенси юл белән күчә торган чирләр, кан басымын күтәрә торган чирләр).

Табиблар ярты елга 4 тапкыр больничный сораган авырулар турында мәгълүматны табиблар комиссиясенә тапшырырга тиеш.

Сәламәтлек саклау министрлыгы бу үзгәрешләрне халыкның сәламәтлеген кайгырту белән аңлата – еш авыручылар турында мәгълүматны белеп, кешеләрне дәвалап булачак, дип аңлаталар.

Ссылка на первоисточник
наверх