На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

11 подписчиков

Свежие комментарии

«Син мәңгегә безнең белән»: татар яшьләре Зуля Камалова вафат булуын хәбәр итә

Австралиядә яшәп иҗат итүче җырчы, Татарстанның атказанган артисты Зуля Камалованың яман шеш авыруы белән көрәшүе хакында язган идек.

Җырчы кичә вафат булган. Бу хакта Татар яшьләре лидеры буларак байтак еллар Бөтендөнья татар яшьләре форумын җитәкләгән, хәзерге вакытта «Мәскәү базары» проектларында эшләүче Тәбрис Яруллин социаль челтәрдә хәбәр итә.

«Урының җәннәттә булсын, Зөлфия апа. Рәхмәт! Иң караңгы көннәр иде, ә ул Казанга килеп концерт биреп китте, сөйләшеп алдык, туры сөйләшә алмадык, шулай да аңлаштык, кочаклаштык. Кеше китә, җыры кала», – дип язган Тәбрис Яруллин.

«Рәхмәт син безгә һәм Кешелеккә бүләк иткән Матурлык һәм Бәхет өчен, Зуля! Урының җәннәт түрләрендә булсын», – дип язган журналист, шагыйрә Луиза Янсуар.

«Зур югалту. Син мәңгегә безнең белән, Зуля», – дип язган композитор Эльмир Низамов.

  • Яман шеш белән көрәшүче Зуля Камалованың апасы: «Сеңлем яшәргә тели»

«Интертат» редакциясе Зуля Камалованың якыннарының авыр кайгысын уртаклаша.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх