На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

«Ничекләр түзик?» - Аш-су блогеры Гөлнара Габдуллина гаиләсендә кайгы

Аш-су блогеры Гөлнара Габдуллина гаиләсенә зур кайгы килгән. Аның бертуган энесе махсус операциядә һәлак булган.

«Ахыргача ышанмадык, исәндер дигән өмет белән яшәдек, апаем… Ничекләр генә түзи-и-ик… Әти-әнием ничек күтәрер бу кайгыны?» – дип язды ул энесенең фотосурәтен куеп,сторисларында.

Блогер инде ун көннәр артык үзен кулга ала алмавы, якыннарының үзе өчен бик борчылуы турында да сөйләде.

«Инде ун көннән артык шушы халәттә йөрим. Балаларны да күрәсем килмәгән чакларым булды. Ашарга пешерми идем, депрессиягә кереп киттем.

Болай ярамый, минем балаларым бар. Балаларым чирләвен теләмим. Самира болай да «нигә елыйсың» дип бик борчылды», – ди ул.

Гөлнараның тормыш иптәше дә бүгенге көндә махсус операциядә. Ул анда хәрби-фельдшер булып хезмәт итә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх