На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Миллиардлар бүленгән: Алсу элеккеге ире белән тынычлык килешүе төзегән

Җырчы Алсу һәм аның элеккеге ире бизнесмен Ян Абрамов Мәскәүнең Савелов судында тынычлык килешүе төзеде. Бу хакта «Mash» Телеграм-каналы хәбәр итә.

Шул рәвешле, 1 елга якын дәвам иткән гаилә милкен бүлү буенча суд процессы тәмамланды.

Моңа кадәр адвокат Александр Добровинский әйткәнчә, элеккеге ир белән хатын 10 миллиард сумнан артык милекне бүлешәләр.

Башта Алсу 2,5 миллиард сум компенсациядән һәм үзара килешүдән баш тарткан иде.

Җырчы һәм бизнесменның аерылышуы турында 2024 елның 27 маенда билгеле булды. Алар 18 ел гаилә булып яшәде. Алсу белән Абрамовның 3 баласы – Сафина, Микелла һәм Рафаэль бар. Массакүләм мәгълүмат чаралары ир белән хатынның аерылышуына Абрамовның хыянәте сәбәп булганын белдерде.

 

Ссылка на первоисточник
наверх