На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Галина Басалгина Нешина
    Вы что издеваетесь, что вы написали, если вы пишите для нации Татарстана, так пишите в местной газете и а местном чат...Камилә Вәлиеваны ...
  • Владимир Лазарев
    ЗАБЫЛИ РУССКИЙ ЯЗЫК...Камилә Вәлиеваны ...
  • Evgenija Palette
    На ГОСУДАРСТВЕННОМ (русском) ЯЗЫКЕ ГОВОРИ... Нам на "Х" не нужен твой  "худай-берды"...Намаз укымасаң, у...

Чүпрәледә берәү элекке хатынын бәйләп урманга алып киткән, кабат никахлашуын таләп иткән

Чүпрәле районында суд 51 яшьлек ир-атка элеккеге хатынын үтерү белән янаган өчен хөкем карары чыгарган. Бу хакта ТР прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Узган елның сентябрендә исерек ир-ат элеккеге хатынының кулларын бәйләгән, аны автомобильгә утырткан, ишекләрен бикләгән һәм яңа Чүкәле авылы артындагы кешесез урынга алып чыккан.

Элеккеге хатынының җепләрне чишүен күреп, ир-ат аның муенына бау салган, үтерү һәм көч куллану белән янап, тәненә һәм битенә берничә тапкыр суккан.

Элеккеге хатыны аның белән яңадан никахлашырга ризалык биргәч кенә, ир аны өенә кайтарып куйган.

Суд аңа 480 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләгән. Хөкем карары әле законлы көченә кермәгән.

Ссылка на первоисточник
наверх