На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошел на Х... И не лезь в ЭКРАН. Всё равно к тебе никто не пойдет...Сөяк мие доноры б...
  • Vadim Russ
    Плохо что ли 1 числа?Салават Фәтхетдин...
  • Галина Соколова
    А перевод!?Җир һәм мөлкәт мө...

Казанга дроннар һөҗүме: хронология, 8 пилотсыз очкыч төшкән урыннар

Бүген Казанга барлыгы 8 дрон һөҗүм итте. Татарстанда төзелгән оператив штаб хәбәр итүенчә, бер һөҗүм сәнәгать предприятиесенә булган, бер дрон елга өстендә бәреп төшерелгән, 6 дрон торакларга һөҗүм иткән.

Совет районындагы «Лазурные небеса» торак комплексына ике дрон һөҗүм итте, янгын чыкты. Идел буе районының Оренбург трактындагы «Манхеттен» торак комплексына, Киров районындагы Клара Цеткин урамындагы «хрущевка»га да дроннар төште.

Телеграм каналлар Ютазы, Һади Такташ, Красная Позиция урамнарындагы биналарга дрон төшүе турында яза.

Рәсми мәгълүматлар буенча, һәлак булучылар һәм каза күрүчеләр юк. Алай да, телеграм-каналлар 3 кешенең яра алуы турында яза – бу җиңелчә яралар, алар пыяла ватыклары белән киселгән.

Казанның иң биек торак комплексы – 36 катлы «Лазурные небеса» торак комплексына дрон 29 катка һөҗүм иткән. Анда янгын башланды, ул 9.50 сәгатькә кадәр дәвам иткән.

  • «Без исән»: Казанга дроннар һөҗүме көнне баласын эзләп йөргән ананың башыннан кичкәннәр

«Инказан» язуынча, коткаручылар сүндерү өчен су булмау сәбәпле, янган урынга керә алмый торган. 30-31 катларда тәрәзәләр ватылган, җылыткыч янган, бинадан коелган җимерекләрдән аста торган автомобильләр зыян күргән. Кешеләр эвакуацияләнде. Урында «Интертат» журналисты да эшли. Анда коткару хезмәткәрләре, журналистлар өчен штаб ачылды.

Видеолардан аңлашылганча, «Лазурные берега»га һөҗүм иткән дроннарны автомат белән атып бәреп төшермәкче булганнар.

SHOT фаразы буенча, Казанга Украина хәрби көчләренең «Лютый» дип аталган дроннары һөҗүм иткән. Алар 1000 километрга кадәр оча, аларда 50 килограммга кадәр шартлаткыч булырга мөмкин.

Дрон һөҗүм булган урынга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, аппарат җитәкчесе Әсгать Сәфәров, премьер-министр Алексей Песошин, прокурор Альберт Суяргулов килде.

Елга өстендә бәреп төшерелгән дронны балыкчылар видеога төшереп алган.

Хәрби экспертлар фикеренчә, Украина хәрби көчләре дроннарны махсус рәвештә торак йортларга җибәрелгән – аларның бару траекториясе шуны күрсәтә. Дроннарны бәреп төшерү өчен РЭБ (радиоэлектрон көрәш) ысулы кулланыла – бу очракта, пилотсыз очкыч, траекториясен үзгәртеп, теләсә кая төшәргә мөмкин. Әмма Казанга бүгенге һөҗүм мондый очрак түгел, ди хәрби экспертлар.

Казан, Ижевск аэропортлары вакытлыча ябылды. Мәктәпләрдә эвакуация узды.

Дроннарның берсе балыкчылар өстеннән очып уза һәм шәһәргә кергәндә шартлатыла. Аның калдыклары торак йортлар өстенә төшә.

«Манхеттен»га һөҗүм вакытында кешеләр җир асты юлында качкан.

Дроннар һөҗүме вакытында кешеләр метроларга кереп качкан. Фотода – «Тукай мәйданы» станциясе.

Сәнәгать предприятиеләрендә эвакуация уздырылган. Сәнәгать оешмасы зыян күрмәгән. «Еду в Татарстан» «Алабуга» махсус икътисади зонасында да

Татарстан Рәисе карары белән, иминлекне тәэмин итү өчен, якындагы 2 көндә (шимбә, якшәмбе) республикадагы барлык массакүләм чаралар узмый торачак.

Бүген узарга тиешле «Татар җыры» концерты да башка датага күчерелә.

Сирена тавышы ишетелгәндә нишләргә? Казан мэриясе хәбәр итә:

1. Тынычлык саклагыз.

2. Киенегез, биек катлы йортларның аскы катларына яки подвалларга таба төшегез.

3. Шартлау ишетелгән яккан таба барырга ярамый. Массакүләм мәгълүмат чаралары, каналлар хәбәрләре буенча, очыш булган якка бармагыз.

4. Урында ориентирлашырга булыша торган кадрларны социаль челтәрләргә урнаштырмагыз. Бу сезнең иминлек өчен мөһим.

Казанга дрон һөҗүме вакытында качарга кирәкле урыннар (бомбоубежище) картасын сылтамага кереп карап була.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх