Буа районының Адав-Толымбай авылыннан 3 бала әнисе Ростов шәһәрендә госпитальдә дәваланучы хәрбиләрне аякка бастырырга булыша. Татьянаның ире Максим, махсус хәрби операция башлангач, вахта эшен калдырып, СВОга китәргә карар кыла, дип яза «Байрак» газетасы.
«Тормышларында мондый борылыш көтелмәгәнгә хатын башта югалып кала.
Тик ирнең карары ныклы була, Максим «Вагнер» шәхси хәрби компаниясе белән контракт төзи. Китү белән ике арада элемтә югала. Айдан артык вакыт узганнан соң – өзелеп көтелгән шалтырату. Иң беренче сүз итеп: «Мин исән! Тик яраландым», – дигәч, гел шаяртып сөйләгән иренең сүзенә башта ышанмый хатыны. Видеоэлемтәгә чыккач, барысын да аңлый. Бахмут шәһәрен алуда катнашканда Максим берничә тапкыр яралана.Соңгы заданиене үтәгәндә үзенең исән-сау калуын могҗиза саный. Гомерем булгандыр, ди. Ярты ел госпитальдән госпитальгә йөреп, соңрак өендә дәваланып, тернәкләнә. Ә Татьянасы гел янәшәсендә булырга тырыша.
«Ирем белән күзгә-күз сөйләшәсем, аны күрәсем килде. Госпитальгә Мәскәүгә бардым. Шунда яралыларга ярдәм кирәген беренче тапкыр күрдем», – ди Татьяна.
Максим, аягына баскач, гаиләсе янында кала алса да, тагын СВОга китәргә карар кыла. Татьянага, мин анда кирәк, ди. Быелның март аенда ул, хәрби комиссариат аша контракт төзеп, кабат СВОга китә.
Самара кызы Татьянаның олы баласы инде үзе дә тормышлы, аның да ире СВОда. Уртанчысы авылда, кияүдә. Төпчек улларына 16 яшь. Ул Буада укый. Максим Татьяна белән кушылганнан бирле хатынның терәге була. Ул хәләленең беренче иреннән туган балалары өчен дә, үзе өчен дә өзелеп тора.
Мондый мөнәсәбәттән хатын күңелендә мәхәббәт көннән-көн көчәя. Әниләренең хисләренә балалары да аңлап карый. Шулай ук Татьяна ире янына махсус хәрби операциягә җыенгач та каршы килмиләр. Улы апасы янында яшәп торырга да риза була. Хәрби комиссариатта СВОда медицина хезмәткәрләре кирәк булуын белә Татьяна. Тик аның мондый һөнәре булмый. Казан хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итеп, кече шәфкать туташы курсларында укулар уза. Аннан Мәскәүгә тактик медицина буенча түләүле курсларга язылып китә. Шунда укулар узганда булачак волонтерлар белән таныша һәм Ростов шәһәрендәге госпитальдә СВОда яраланган хәрбиләргә ярдәм бик кирәк булуын белә. Анда китү өчен «Югра» Бөтенроссия җәмәгатьчелек хәрәкәте волонтеры булып теркәлергә кирәк була һәм ул теркәлә. «СВОга китә алмадым. Димәк, яралыларга ярдәм итәчәкмен», – ди. Быелның сентябрь ахырында, чакыру буенча, Казаннан Мәскәүгә самолет белән, аннан Ростов шәһәренә поезд белән китә. Шулай итеп ул риелторлык эшен вакытлыча шәфкать туташы хезмәтенә алмаштыра. Татьяна анда йөрәге кушкан хыялына ирешә.
«Монда һәркем ирекле рәвештә, бернинди түләүсез хезмәт итә. Дөрес, юл бәясен оештыручылар түли. Мине Ростов шәһәренә килеп төшкәч каршы алдылар. Волонтерларга яшәү урыны бирелә. Туклану да оештырылган. Госпитальдә сменалап эшлисең. Мин урология бүлегендә идем. Кемгәдер перевязка ясарга кирәк. Шәфкать туташларына да ярдәм итәсең. Хәрбиләрнең кайсыдыр йөреп килергә, кемдер кайнар чәй, кофе эчәргә тели. Волонтер биредә 2 атна эшли, аннан ай ярым ял иткәннән соң, теләгән очракта яңадан мөрәҗәгать итә ала. Ирем октябрь уртасында 2 атналык ялга кайтты, шул ук көнне мин дә Ростовтан өйгә кайттым. Минем бу адымымны ничек хуплавын Максим сүзсез генә аңлатты. Мине чәчәк белән каршы алып, күкрәгенә кысып кочаклады», – дип сөйли Татьяна.
Шуны әйтергә кирәк, Татьяна белән очрашып сөйләшкәндә ул күбрәк үзе турында түгел, сәламәтлеге буенча өйдә кала алса да, кабат СВОга киткән ире, госпитальдәге хәрбиләрнең теләсә нинди хәлдә дә яшәүгә омтылышлары турында сөйләде. Аның ике зур хыялы бар – дөньяда тынычлык урнашсын һәм ул зур гаиләсе белән бергә җыелсын иде. Элеккечә.
Свежие комментарии