На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

23 подписчика

Свежие комментарии

  • Игорь Васиков
    бумбарбия киркуду...Укыталар мәктәплә...
  • Валерий Светлый
    САМОЕ СМЕШНОЕ, ЭТО ТО, ЧТО ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК НЕ ПЕРЕВОДИМ...Айгөл Сагынбаева:...
  • Николай Кузнецов
    Что-то часто стали попадаться статейки на татарском языке. Никак и татар готовят отделиться от "оккупантов". "Великое...Фирдүс Тямаев Тат...

Кытай Россия кешеләре өчен визасыз режим кертә

Пекин 1 елга россиялеләр өчен визасыз сынау режимы кертәчәк. Бу хакта Кытай Халык Республикасы Тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Го Цзякунь хәбәр итте, дип яза РИА Новости.

«2025 елның 15 сентябреннән 2026 елның 14 сентябренә кадәр гадәти Россия паспорты ияләре өчен визасыз сынау режимы гамәлдә булачак», – дип белдергән Го Цзякунь брифингта.

Дипломат аңлатканча, россиялеләргә эш буенча яки һәм туристик максатларда, шулай ук туганнар яки дуслар янына барып кайту өчен яки ике ил арасында сәфәрләр алмашу кысаларында Кытайга бару өчен виза кирәк булмаячак (илдә 30 көннән күбрәк тормаган очракта).

Россия Президенты Владимир Путин күптән түгел «Синьхуа» мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюда сөйләгәнчә, узган ел нәтиҗәләре нигезендә ике ил арасында үзара туристлар агымы 2,5 тапкырга арткан һәм 2,8 миллион кеше тәшкил иткән.

Мәскәү һәм Пекин 2023 елның 1 августыннан визасыз режимда туристлар төркеме белән алмашуны башлап җибәрде. Россия Туристик операторлар ассоциациясе мәгълүматларына караганда, шул ук елда бу мөмкинлектән 130 меңгә якын кеше файдаланган.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх