На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

«Чаллыда хатынының мәете белән ярты ел яшәгән?» – Рәсми аңлатма чыкты

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте белешмәсе буенча, Чаллыда үлгән хатыны мәете белән ярты ел яшәгән ир турындагы хәбәр дөреслеккә туры килми. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Моңа кадәр социаль челтәрләрдә 47 яшьлек хатын-кызның каты авырудан интегүе һәм үлүе, үлгәннән соң, иренең бу турыда тиешле органнарга хәбәр итмәве турында хәбәр таралган иде.

Бу хәлнең Чаллыда булуы әйтелде.

Ведомствода әйтүләренчә, әлеге мәгълүмат дөреслеккә туры килми.

«Тикшерү барышында мондый вакыйга булмавы ачыкланды. Бу хәбәр дөрес түгел һәм аудиториядә ялгыш фикер тудыра. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы әлеге хәбәрләрнең чынбарлыкка туры килмәвен рәсми рәвештә хәбәр итә, шулай ук гражданнарны тикшерелмәгән мәгълүматны таратмаска чакыра һәм фейклар өчен җаваплылык турында искә төшерә», – диелгән хәбәрдә.

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх