На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Казанда коточкыч авария: машина әйләнеп капланды да түбәсендә шуып барды

Казанның Җиңү проспектында светофорның кызыл төсенә чыгарга маташкан машина әйләнеп капланган. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Авария юл кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыга. Машиналарның берсе светофорның сары төсе янганда маневрны тәмамларга җыена, шуның аркасында фаҗига килеп чыга. «Татарстан 24» хәбәрчесе шул хакта яза.

Шаһитлар сүзләренчә һәм видеокүзәтү камералары язмаларыннан аңлашылганча, «ВАЗ-2114» машинасын Арбузов урамына таба бара, ул кызыл төскә чыга. Шул ук вакытта Царицыно ягыннан чатка «Лада Гранта» килеп керә. Нәтиҗәдә «ВАЗ-2114» «Грантага» бәрелә, аннары әйләнеп каплана һәм түбәсендә берничә метр шуып бара.

Бәхеткә, җитди травмалар булмый. Йөртүчеләрнең тырналган урыннары гына бар. «ВАЗ-2114» йөртүчесе иминлек каешын эләктермәгән, ул авария ясауда гаебен танымый. Ике машина да җитди җимерелгән, «ВАЗ» төзәтеп булмаслык, «Гранта» җитди ремонт таләп итә, диелә хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх