Махсус хәрби операциядә дрон аркасында яраланып, нәтиҗәдә, бер аяксыз калган Илназ Гаптрахманов әле узган атнада гына туган ягы Арчада сөйгән яры Зилә белән гаилә корган.
Кемдер бөтен сәламәтлеге булып, акчасы, я башкасы җитмәүгә зарланып, я һаман сайланып, я «камыт кию»дән куркып, гаилә корырга тәвәккәлли алмый йөргән чакта, Илназ, Зиләсен бәхетле итеп, шалт итеп өйләнгән дә куйган, чөнки төшенкелеккә бирелеп утырырга вакыты юк аның: матур гаилә булып, уртак балалар тәрбиялисе, уртак хыяяларга таба бергә атлыйсы бар…

Фото: © Гаптрахмановларның гаилә архивыннан
«Барганыма һич үкенмим»
Илназга – 23, Зиләгә 19 яшь. Гаптрахмановлар гаиләсе хәзер Чаллыда бергә гомер итә башлаганнар. Мин шалтыратканда, Илназның төрле эш вариантлары турында уйланып йөргән чагы иде.
Тормыштан ямь, тәм табып яшәү нияте көчле аның. Өйләнгән егетнең бәхетле тавышы сизелеп тора. Ә шушы бәхетенә кадәр, ел ярым элек, сөйләп бетергесез бик күп михнәтләр кичәргә туры килгән аңа. Аягын кистерү, аннары тагын канына инфекция эләгер, зарар килеп, күпме дәвалану, ун операция – болар хәзер барысы да артта. Аның өчен яңа тормыш башланды.2023 елның көз башында контракт төзеп, ил данын якларга китә ул. Ике айдан артык вакыт узгач, бик нык яралана. Ничек кенә авыр булса да, Илназ шул авырлыклар белән бәйле хатирәләргә тукталды.
Безне алгы сызыкка кертеп җибәрделәр, тик дрон төшеп, бик нык яраландым, госпитальгә эләктем. Ә анда инде аякны кистеләр... Башта шок булды, ул халәттән шактый тиз котылдым, беренче чиратта, үземнең көчле рухлы булуым булышкандыр. Әни, туган абыйлар да бик зур терәк булды авыр чагымда, һәрвакыт ярдәмгә киләбез, диделәр. Ничек кенә булса да, барганыма һич үкенмим, мин туган илне сакларга, әниләр, энекәш-сеңелкәшләрем тыныч яшәсен, дип бардым, – дип сөйләде. Хәрби бурычын үтәгәне өчен, Илназга «Батырлык өчен» медале бирелгән.
Көчле рухлылыгы мин биргән сорауларга җаваплардан да аңлашыла иде. Әнә бит, ничек яшәрмен, өйләнә алырмынмы икән дигән борчулы уйлар башына да кереп карамаган.
Ике-өч ай хастаханәдә табиблар кулында була Илназ. Аннары 2024 ел башында өенә кайта. Зилә белән Интернет аша табышып, көн дә языша башлыйлар, телефоннан сөйләшеп торалар. Шулай мөнәсәбәтләре шактый җылына төшкәч, бер-ике айдан беренче очрашуга Илназ Чаллыга барган. Очрашуга кадәр ул инде үзенең бер аяклы икәнен әйткән булган.

Фото: © Гаптрахмановларның гаилә архивыннан
Мин үземнең аяксыз икәнемне әйткәч тә, ул: «Миңа барыбер, иң мөһиме, үзең исән, мин сине яратам, әле дә син бар», – диде. Күңелемә җылы керде. Менә шулай ике тапкыр Чаллыда күрештек, ә өченче тапкыр инде кул сорарга бардык, – диде.
Илназ белән Зиләнең туйда башкарган парлы биюләре сокландыра. «Ул биюне безгә өйрәттеләр, әзерләнеп килдек. Өйрәнергә авыр булмады, хәзер ияләндем инде бер аякта яшәргә», – диде. Илназ хәзер протез белән йөри. Аны туй алдыннан гына ясатканнар.

Фото: © Гаптрахмановларның гаилә архивыннан
«Кызым, яратсаң, бернигә карама» диделәр»
Илназ Зиләнең күңелен мәрхәмәтлелеге, ачык йөзе белән яулап алган.
– Ул үзенең ягымлылыгын күрсәтте. Без йөри башлаганда, мин аның аяксыз икәнен белмәдем, аннары гына хәбәр итте ул. Очрашырга дип минем янга Чаллыга килде. Әниләр: «Кызым, яратсаң, бернигә карама, кеше әйткәнгә дә карама, һәр кешенең төрле ягы була, ул үзе теләп алган язмыш түгел», - диделәр. Ул миңа аяксыз икәнен әйткәч тә, күңелемә бер шик кермәде, үз сүземдә тордым: «Мин аны яратам, ул минем яраткан кешем», – дидем. Мин аның белән бик горурланам. Киләчәктә бергәләп балалар тәрбияләү турында хыялланабыз, – дип уртаклашты кәләш.
Парлы биюгә Илназның башта ризалыгы булмаса да, Зилә чып-чын зирәк хатын-кызлар күк үгетли белгән. Нәтиҗәдә, күңелләргә үтеп керердәй, җылы бию килеп чыккан.
«Әни, минем аякны кистеләр»
Илназ – Миләүшә һәм Ленар Гаптрахмановларның беренче мәхәббәт җимеше. Башта алар Арчада яшәгәннәр, 2014 елда Югары Курса авылына күченәләр. Ни кызганыч, 2021 елның декабрендә Миләүшә тол кала. Авыр хәлдә калган анага хуҗалык җитәкчесе ярдәм иткән. Миләүшә хуҗалыкта сыер савучы булып эшләвен әйтте. 2022 елның февралендә авыр җирлеге советыннан наймга яңа йорт бирелә, Миләүшә биш баласы белән шунда күченә. Ире һәлак булгач та, Илназ, олы бала буларак, Миләүшәнең иң зур терәге булып кала. Илназның 21 яшьлек сеңлесе, 4, 7 нче классларга күчкән энекәшләре, 1 нче класска керәчәк төпчекләре бар.
«Китәм» дигән сүзе чыккач, «юк, сиңа ризалык бирмим» дидем. Әйтмичә генә китте, дус малае шалтыратып хәбәр итте. Ул чакта бик авыр иде. Артка юл юк, бернишләтеп булмый, алып киткәннәр иде. Шалтыраткалап торды, өйрәнү күнекмәләре чоры узгач, алгы сызыкка кертеп җибәрделәр. «Әни, барысы да әйбәт», - ди иде. «Ашарыгызга бармы», дип, гел сорап тордым. «Ашарга, кияргә әйберем юк», - дип беркайчан зарланмады. Иптәшләре дә әйбәт иде, сугыш өчен киемнәр, кирәк-яракларны бергә алып кайттылар.
Күпмедер вакыттан хәбәргә чыкмый торды да, аннары яралангач шалтыратып: «Әни, мин госпитальдә, аякларымны томыйм», – диде. Минем төнге 3тә фермага барганны белә ул, шул вакытта шалтыратты. Эшем эш булмады ул көнне. Яңадан үзенә шалтырата да алмадым. Аннары соңрак башка берүнең телефоныннан шалтыратып: «Әни, минем аякны кистеләр», – диде.

Фото: © Гаптрахмановларның гаилә архивыннан
Донецкида хәйран яткан инде ул, өзлеккән, каны да зарарланган булган, аннары Санкт-Петербургка күчергәннәр. Унлап операция ясаганнар. Хәйран күрде инде ул бала. Без аның янына Петербургка 1нче декабрьдә барып җиттек. Без килгәндә, ул ябыгып беткән, коры сөяк кенә, тотарлык җире юк иде. Без киткәнче бераз хәлгә керде, – диде Миләүшә.
«Үзеңне инвалид дип санама, синнән була дип, көч биреп тордык»
Баласы өчен тәне-җаны белән өзгәләнгән, күңеле бәргәләнгән анага ул чакта якыннары таяныч була: әти-әнисе, апасы, энесе – бар да янәшәсендә була.
Ничек яшим дип, Илназ хафага төшмәде, көчле рухлы ул безнең. «Үзеңне инвалид дип санама, синнән була», - дип, көч биреп тордык. Ул үзе дә беркайчан «мин инвалид» димәде, хуҗалык эшендә булышты: ашарга пешерергә, өй җыештырырга, печән чабарга да булыша иде. Бер аяк белән сәпиттә, мотоциклда йөри.
Зилә белән танышкач, озак та йөрмәделәр, өйләнешәбез, диделәр, күрәсең, мәхәббәт. Зиләне бик яраттым, җылы кабул иттем. Андый адымга бару өчен батырлык кирәк, минем улымны шулай яратып кабул иткәненә бик якын күрәм аны. Үз кызым кебек ул миңа. Үзе дә, әти-әнисе дә бик ачык. Әти-әниләре дә кызларының теләгенә каршы килмәде. Бер-берсен санлап, аңлап, бәхетле яшәсеннәр! – дигән теләктә калды Миләүшә.
«Интертат» редакциясе коллективы, шулай ук, яшьләргә саф мәхәббәт, бәхетле озын гомер кичерүләрен тели!

Фото: © Гаптрахмановларның гаилә архивыннан

Фото: © Гаптрахмановларның гаилә архивыннан

Фото: © Гаптрахмановларның гаилә архивыннан
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии