На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Дин буенча балаларны үбәргә, кочакларга ярыймы?

Тимергали хәзрәт Юлдашев телеграм-каналында балаларны үбү турында аңлата.

«Ә сез балаларыгызны үбәсезме?

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәллам балаларына, оныкларына вакытын кызганмый торган иде. Берьюлы аның оныклары Хәсән һәм Хөсәенне сөюен, кочаклап, үбеп, хәтта аркасына атландырып йөрүен күргән бер бәдәви гарәбе Пәйгамбәребезгә: – Минем дә балаларым бар, әмма аларны үпкәнем юк, – дигән.

Монда Расүлуллаһның нинди сүзләр әйткәненә игътибар бирик әле. Ул аңа: – Синең күңелеңнән Аллаһ мәрхәмәтлелекне алган икән, мин нәрсә эшли алам?! – дип әйткән.

Димәк, балаларга мәрхәмәтле, шәфкатьле булу – ул күңел йомшаклыгыннан, һәм ул – Аллаһы Тәгаләнең безгә биргән рәхмәте, нигъмәте. Ә Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәллам – Җир йөзенә рәхмәт буларак җибәрелгән олуг пәйгамбәр, мәрхәмәтле җан иясе иде.

Без балаларыбызны үбәргә дә, кочакларга да тиешбез, хөрмәтле кардәшләрем! Бер вакыт җиткәч, үзләре дә үптерми, кочаклатмый башлый алар. Һәркемгә уңышлы көннәр!» – дип яза Тимергали хәзрәт.

 

Ссылка на первоисточник
наверх