На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

11 подписчиков

Свежие комментарии

«Илсөя, Ландыш, Иркә»: Марат Яруллин кызларга багышланган җыр чыгарды

Татар эстрадасының яшьләр дә, әбиләр дә һәм бәбиләр дә яраткан җырчысы Марат Яруллин «Кызлар» дигән яңа җырын тәкъдим итте. Текстны Эльвира Әхмәтова, җырның көен Гүзәлия иҗат иткән. «Үз исемегезне таптыгызмы, кызлар?» – дип мөрәҗәгать иткән төрле исемнәрне атап җырлаучы җырчы.

Җырчының иҗатын яратучылар арасында үз исемнәрен ишетүчеләр чиксез куанган, үз исемнәрен тапмаучылар үпкә белдергән.

Шулай ук «исем мөһим түгел, җыр – бомба», «хит булыр» дип тә язганнар.

«Илсөя, Ландыш, Иркә,

Бик нык күрәсем килә.

Барыгыз да шундый назлы,

Шундый матур сез нигә?

Гүзәлия, Мәликә,

Үттегез сез күңелгә.

Өзгәләнәм сезне уйлап,

Күңел калды күмергә.

Әйләнде инде баш,

Сайлыйм соң кайсыгызны?

Яратамын барыгызны...»

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх