На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

23 подписчика

Свежие комментарии

  • Игорь Васиков
    бумбарбия киркуду...Укыталар мәктәплә...
  • Валерий Светлый
    САМОЕ СМЕШНОЕ, ЭТО ТО, ЧТО ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК НЕ ПЕРЕВОДИМ...Айгөл Сагынбаева:...
  • Николай Кузнецов
    Что-то часто стали попадаться статейки на татарском языке. Никак и татар готовят отделиться от "оккупантов". "Великое...Фирдүс Тямаев Тат...

Бармагын котырган эт тешләгән хатын-кыз җилдән һәм судан курка башлаган, аннары үлгән

Тверь өлкәсенең Голенищево авылында яшәүче хатын-кыз котырган урам эте тешләгәннән соң вафат булган. Бу хәл турында җирле төркемнәр яза, хатын-кызның аянычлы үлемен якташлары да раслый.

2024 елның июль ахырында авылдагы сукбай эт 33 яшьлек хатын-кызның бармагын тешләгән. Зыян күрүче аннары район хастаханәсендә котыру чиреннән профилактик чаралар узган.

1 айдан соң аның температурасы күтәрелгән, тешләгән кулы авырта башлаган, хатын-кыз җилдән һәм судан курка башлаган.

Зыян күрүчене Тверьга авыр хәлдә китергәннәр, хастаханәдә ул комага китә һәм август ахырында вафат була. Хатынның ире һәм 6 яшьлек кызы калган. Хәзер туганнары хатын-кызны дәвалану этабында коткарып булганмы-юкмы икәнлеген аңларга тырыша.

Бу сукбай эт инде берничә кешене тешләгән. Шул ук авылда бу эт яралаган бер кызга котыру чире йокмаган.

Ссылка на первоисточник
наверх