На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

«Яратмасагыз карамагыз, тыңламагыз» – Авыл блогеры Равил Закиров үзен җырчы буларак сыный

Авыл блогеры, шәһәр кызларын акча түләтеп абзарда эшләткән Равил Закиров беренче адымын Хәния Фәрхи репертуарындагы «Кунак кызы» җыры белән башлаган иде. Аны тәнкыйтьләүчеләр дә күп булды, әмма ул туктап калмады. Хәзер ул чын-чынлап яздырган җырын тәкъдим итте. Блогер яздырган җыр «Килдең дә кердең» дип атала.

«Сәхнәгә кем генә күтәрелми», – дип язучыга: «Әйе, килешәм. Миңа татар эстрадасына керергә вакыт, алайса анда теләсә кем җырлый», – дип җавап биргән.

«Җыр матур, яхшы башкарылган, әмма компьютерда эшләнгәне сизелә»;

«Әйдә, бер яңалык булсын. Алайса халык «атказанган артист»лардан арыды. Равилне тыңлап торсыннар. Яратмасагыз карамагыз, тыңламагыз, ишетмәгез. Вакыты җиткәч, үзе туктар. Әнисенең итәгеннән төшкән үз юлын үзе яра, томышны тарта»;

«Бер ялгансыз 10 тапкыр рәттән тыңладым. Бу җырдан аерылып булмый. Бик матур җырлыйсыз, бу җыр хит булачак»;

«Молодец, алга», – дип бу өлкәдә беренче адымнарын ясаучы блогерны үсендерүчеләр дә бар.

 

Ссылка на первоисточник
наверх