- Хәзер, чәй эчеп алабыз да, дәү әни, аннан мин кич утырырга чыгып китәм. Яратам шул авыл яшьләре белән клубта биергә, - ди кыз.
- Яшь чаклар – рәхәт чаклар инде ул, – ди, Зәкия әби, урындыгына киез куеп, - Мәрхүм бабаең белән дә шунда танышкан идек. Ул мине биергә чакырып, анекдот сөйли иде. Үтерә иде көлдертеп. Сүзе дә бетми иде. Хәзер сөйләшергә дә, тыңларга да кеше юк. Ярый әле җәй син кайтасың, кызым.
- Нишләп булмасын? Шуңа маллар белән сөйләшәсеңмени?
- Исән-сау булсыннар алар, бик акыллы терлекләр. Бик ашыкмасаң, бер булган хәлне сөйлим.
Бабаң исән чакта, без терлекләрне күбрәк асрый идек. Өч сыер һәм ике үгезебез бар иде. Акча кирәк булу сәбәпле, бер бер тананы сатарга булдык. Моны халыкка җиткерү өчен, район гәҗитенә белдерү яздык. Атналар үтте. Килүче юк... https://intertat.tatar/news/satylgan-tana-5854132
Понравилась статья? Подпишитесь на канал, чтобы быть в курсе самых интересных материалов
Подписаться
Свежие комментарии