Бозда мотоузышлар буенча сигез тапкыр Россия чемпионы Николай Красников Башкортстанда һәлак булган. Бу хакта республиканың спорт министры Руслан Хәбибов үзенең Telegram-каналында хәбәр иткән, дип яза «Татар-информ».
Ул спортчының гаиләсе һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.
«Бу илебез мотоспорты һәм безнең барыбыз өчен дә зур югалту», – дип язган төбәк министры.
Спортчы Кушнаренко районында авариядә һәлак булган. Төнлә трассаның 69 нчы чакрымында «Лада Гранта» машинасы белән каршы яктан килүче «ГАЗель» һәм Sitrak йөк машиналары бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәтендә җиңел машина йөртүчесе ашыгыч ярдәм килгәнче вафат булган. Спортчыга 40 яшь булган, диелә хәбәрдә.
«Челнинские известия» белешмәсе буенча, Красников Түбән Камадан Уфага таба бара торган була. Төнге өчләр тирәсендә аның автомобиле каршы як полосада йөк машинасы һәм «Газель» белән бәрелешә, диелә хәбәрдә.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии