На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

«Зәвыгы бар» – Винера Ганиева Ринат Рахматуллинны мактый

Татарстанның халык артисткасы Винера Ганиева Ринат Рахматуллинны зәвыгы яхшы булуын әйтеп мактаган. Җырчыны Ринат Рахматуллин Казанда узган концертларына махсус кунак итеп чакырган булган.

«Синең иҗатны шулкадәр якын итәм, шулкадәрле яратам. Сәит-Галиев исемендәге мәдәният йортында концертым була, сине махсус кунак итеп чакырмакчы булам, буш буласыңмы?

» – дип шалтыратты. Мин әйтәм, минем иҗатымны яраткач, хөрмәт иткәч, димәк, Ринатның зәвыгы (вкусы) бар.

Рәхмәт сиңа. Синең алдагы еллардагы тормыш китабыңда миңа да бер бит булыр, дип уйлыйм әле мин. Язарсың инде, яме. 100 яшькә җиткәч, шуларны укый-укый...

Син күптән түгел өйләндең бит әле, әйеме. Яратканың белән озын гомер, бәхетле гаилә тормышы насыйп булсын», – дип теләкләрен җиткергән аңа Винера Ганиева.

 

Ссылка на первоисточник
наверх