Ильмира Нәгыймованың балаларын карарга ярдәм итә торган бертуган сеңлесенә операция ясаулары турында язган идек. Гөлназны өйгә чыгарганнар, тик ул аңын югалтып, апасын куркуга салган. «Ашыгыч ярдәм» чакырганнар.

Ильмира Нәгыймова: «Без операциягә килдек»

Ильмира Нәгыймова операция турында: «Безнең белән кайгырганыгыз өчен рәхмәт»

«Әни сеңлемне 43 яшьтә тапкан.
Ул үзенең йөкле икәнен 7 айга кадәр белмәгән. Гөлназ йөрәк зәгыйфьлеге (порок сердца) белән туган. Бу – 6нчы операция, кардиостимуляторын алыштырдылар. Хәзер тагын 8-10 елдан алыштырасы була, һәм гомер буе шулай. Наркозсыз алыштырганнар, «түзәрсең» дигәннәр. Барысы да узды. Минем беткән нерваларым», – дип язган җырчы.

Свежие комментарии