Зөлфәт Зиннуровның гаиләсе кайгы кичерә. Җырчының әтисенең бертуган абыйсы вафат булган. Зөлфәт Зиннуровның җирләү мәрасименә китеп барышы.
«Алда – Бигәнәй зираты, артта – мәет белән машина… Менә шулай кеше килә, кеше китә бу җир йөзеннән. Әтинең бертуган абыйсы Фәһим абыйның өч көн элек туган көне булды.
Кичә менә 77 яшендә китеп барды. Авырды инде… Җирләргә китеп барабыз.Әтиләр 6 бала иде – 3 ир-ат, 3 хатын-кыз. Нәселләренең ир-атлары барысы да китеп бетте инде. Апаларыбыз исән-сау әле, Аллаһка шөкер. Исәннәргә – исәнлек-саулык, мәрхүмнәрнең урыннары җәннәттә булсын», – дип сөйләде Зөлфәт Зиннуров.
Зираттан кайтканда ул авылдагы җитәкчеләргә, халыкка рәхмәтләрен әйтә.
Свежие комментарии