На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

«Күп кенә каләмдәшләребез җөмлә төзи белми», – дип, татарча гына әйтсәң булмыймы?»

Язучылар берлеге идарәсе әгъзалары идарә утырышын вафат булган халык шагыйре Клара Булатованы бер минутлык тынлык белән искә алудан башлады. Аннары ике идарә арасындагы хисап белән дәвам итте: урынбасарлар Дания Нәгыйм һәм Факил Сафин (Чаллы бүлеге җитәкчесе) эшләнгән эшләр турында сөйләделәр.

Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр гына килеп җитмәгән иде – аның башка җирдә «хисап тотасы» бар иде чөнки.

Әлмәт театры Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка «Йорт» иммерсив спектаклен күрсәтергә әзерләнә. Әлеге спектакльнең авторы – Равил Сабыр. Алга китеп әйтәм – әлеге спектакль бик уңышлы күрсәтелде, чөнки Рөстәм Миңнехановның аккаунтында бик җылы пост һәм фотолар бар иде.

Язучылар хисабына тукталып тормыйм – алар барысы да рәсми сайтта бәйнә-бәйнә күрсәтелеп бара. Бүген иң кызыгы – оештыру эшләре буенча урынбасарның һәм остаханә җитәкчеләренең алдагы планнары турында сөйләве.

Ркаил Зәйдулла: Хәзер сүзне Ильяс Фәрхуллинга бирәбез. Аның бик күп планнары бар. Булдырырбызмы дип, бераз шикләнеп тә куйдым, ләкин Ильясның булдыклы егет икәнлеге күренеп тора, ул аны башкарып... ул гына түгел инде, бергәләп башкарып чыгарбыз. Шушы проектлар буенча... «проект» дигән сүз минем дә телемә керде... элек Зиннур Хөснияр гына «проект» дип сөйләшә иде. Ильяс – сүз сиңа!

Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, музыкант, шагыйрь Ильяс Фәрхуллин: Проектларга килгәндә, киләсе атнадан башлыйбыз. Ел дәвамында безнең 52 чара каралган. Шул исәптән: 12 лекция, 10 иҗат кичәсе, 10 концерт, 8 түгәрәк өстәл, 7 лаборатория һәм 5 спектакль. Спектакль дигәндә, театрда куела торган без күзаллаган спектакльләр түгел, йөреп карала торган күчмә спектакль-променад.

..

Ркаил Зәйдулла: Иммерсивмы?

Ильяс Фәрхуллин: Андый сүзне дә куллансак була. Без Тукай клубын гына түгел, Берлек бинасын да, ишегалдын да куллана алабыз. Тагын бер кат кабатлыйм: 12 лекция, 10 иҗат кичәсе, 10 концерт, 8 түгәрәк өстәл, 7 лаборатория һәм 5 спектакль. Аннан кала тагын интернет- проектлар була. Алар ел дәвамында каралган. Моңа сайтның яңарышы, аның эчендә музей булдыру, 10 шигъри альбом чыгару, әдәби чараларыбызның видеоархивын булдыру һәм аларны монтажлап интернет-сәхифәләргә урнаштыру, язучыларга багышланган 5 документаль фильм төшерү, подкастлар төшерү... Подкаст – ул 2-3 кешенең, җыелып, җылы әңгәмә ясавы. Ел дәвамында 20 радиотапшыру да каралган. Сорауларыгыз, тәкъдимнәрегез булса – без ачык.

Татарстан Язучылар берлеге урынбасары, Чаллы бүлеге җитәкчесе, язучы Факил Сафин: Чаллыда Язучылар берлегенең бүлеге төзелгәнгә 45 ел тула. Сезнең актив ярдәмегез белән, язучыларны төрле бүләкләргә дә тәкъдим итәсе иде. Кирәкле документларны җыеп бирербез.

Ркаил Зәйдулла: Проектларны эшләгәндә Чаллы белән Әлмәтне онытмаска кирәк.

Факил Сафин: Безнең дә еллык план төзелгән, сезгә килеп җиткәндер.

Ркаил Зәйдулла: Безнең хәзер музыка уен коралларында уйнаучы да, җырлаучы да, хәтта композитор да үзебездә. Безнең гел булмаган яки сирәк булган районнар бар. Бәлки... Мәһдиев юкка гына әйтмәгән бит инде: «Барып карасаң Әлки дә матурдыр, бәлки», – дип. Шуңа күрә, егетләр, проектларыбызны мөмкин булган кадәр Татарстан буйлап җәелдерергә кирәк, мөмкин булган кадәр татарлар яшәгән төбәкләрне дә онытмаска кирәк.

Татарстан халык язучысы Нәбирә Гыйматдинова: Марат Әхмәтов та «мәктәпләргә чыгарга кирәк», ди бит.

Факил Сафин: Мәктәпләрдән кайтып кергән дә юк. Мәктәпләргә теләсә ничек барып та керә алмыйсың бит әле.

Тәрҗемәче Гәүһәр Хәсәнова: Нәбирә ханым, мәктәпләргә дә гел бер үк кешеләр генә йөри. Җыя башласаң, баручылар юк.

Рәдиф Гаташ: Әйдә, эшкә күчик.

Ркаил Зәйдулла: Остаханәләрнең планына күчик. Сүзне шигърияткә бирик. Рифат Сәлах – шигърият остаханәсе җитәкчесе.

Шагыйрь Рифат Сәлах: Кадерле дуслар! Шигърият остаханәсе эшчәнлеге гадәттәгечә барыр инде – айга бер җыелыр. Утырышларга туры эфир аша кушылып булачак. Чөнки шагыйрьләребез төрле җирләрдә яши.

Ркаил Зәйдулла: Онлайн булачакмы?

Рифат Сәлах: Онлайн да булачак. Чаллылар турыдан-туры кушылыр. Елга бер мәртәбә Чаллыга да, Әлмәткә дә барырбыз... Шундый ният бар...

Ркаил Зәйдулла: Нигә елга бер генә? Даими барырга кирәк. Алар ачык чырай белән каршы ала.

Рифат Сәлах: Мин мәгълүмат биреп бару һәм шагыйрьләр фикерләрен әйтә алсыннар өчен, ватсапта төркем булдырдым – анда кешеләрне тутырып бетерәсе бар. Очрашуларыбыз шигырь белән башланып, шигырь белән тәмамланыр, дигән фикерем бар. Болары инде оештыру мәсьәләләре булды. Берлек әгъзасы булган кайбер шагыйрьләребезнең иҗатына анализ ясап, үсеш юнәлешләрен билгеләргә кирәк. Безнең юлыбыз – тәнкыйть түгел, үсеш юлын күрсәтү. Яшьләрне җәлеп итү теләге бар. Җәлеп итү юнәлешендә, әлбәттә, безнең Ильяс эшли...

Ркаил Зәйдулла: Ильяс белән бергә эшлибез, диген.

Рифат Сәлах: Әйе. Максатыбыз – үзләре аерым гына оешып йөрмәсеннәр, Берлек игътибарын күрсеннәр иде. Остаханә исеменнән яшь иҗатчыларның әсәрләрен нәшриятка тәкъдим итү эшен дә дәвам итәрбез. Алайса күбесе Берлек аша түгел, турыдан-туры гына килә. Остаханә утырышы алдыннан тема алып, утырышка шигырь язып килергә мөмкин. Ркаил абыйлар заманында шулай тема алып, кызыл карлар турында шигырьләр язганнар. Бу – татар әдәбиятын баету булыр иде.

Рафис Корбан: Кызыл кар турында җыры да бар.

Рифат Сәлах: Тукай клубында, «Татар китабы йорты»нда, Камал театрының Кече залында шигърият кичәләре ясап булыр иде. Яшьләрнең андый кичәләре була, өлкәннәрне дә – Рәдиф абыйларны, Равил абыйларны да җыясы килә...

Ркаил Зәйдулла: Аларга тема биреп, шигырь яздырып карарга кирәк.

Рифат Сәлах: Аннары әдәби түгәрәкләр әгъзалары белән очрашырга кирәк, дип саныйм. Казан университетында да әдәби иҗат берләшмәсе эшләп килә. Аларны безнең арага ешрак чакырырга кирәк. Ул эш элек тә бар иде, дәвам итәргә кирәк, дип саныйм. Шигърият секциясе берничә әдәби премиягә – Тукай, Такташ, Исхакый премияләренә кандидатлар тәкъдим итә бит инде. Кешене стимуллаштыру өчен, һәр утырыш саен бу теманы күтәреп, Тукай, Такташ премиясенә лаеклы кешеләрне барлый алабыз. Алайса без вакыты килеп җиткәч кенә уйлый башлыйбыз. Без ел буе шул турында уйлап, анализ ясап, әдәби тормыш үзәгенә куеп...

Ркаил Зәйдулла: Әйе, бөтенесе тәкъдим итәр вакыт җиткәч кенә премия турында уйлана башлый. Ел буе уйларга кирәк премия турында!

Рәдиф Гаташ: Дөрес! Дөрес әйтә!

Рифат Сәлах: Аллаһка шөкер, безнең әдәби журналларыбыз бар. Шигърият торышын анализлап бару өчен аларда отчетлар чыгарып...

Ркаил Зәйдулла: Безнең бит инде... Гафу ит бүлдергәнгә...

Рифат Сәлах: Минем сүзем бетте.

Ркаил Зәйдулла: Бүлдермәдеммени? Соңгы фикереңне киңәйтебрәк җибәрмәкче булам. Безнең бит инде «әнине сагынам», «авылны юксынам» дип язалар да язалар. Язсыннар, сүз дә юк. Шигырьләр генә түгел, шагыйрьләрнең бер-берсенә рецензия язуын да секция үз өстенә алсын әле. Чөнки безнең тәнкыйть мәсьәләсе... Бер Әлфәт кенә язып өлгерә алмый бит инде. Мин әдәбият белеме турында әйтмим, чөнки «постмодернизм», «экзистенциализм» дип Дания Заһидуллина язып җибәрсә, теләсә кем аңлый да алмый. Кечкенә генә рецензияләр газеталарда... Ләбиб Лерон бастырса, «Мәдәни җомга»дамы анда...

Рәдиф Гаташ: «Казан утлары»...

Ркаил Зәйдулла: Оператив рәвештә шуны эшлисе иде...

Факил Сафин: Яшьләр үлем турында яза, картлар мәхәббәт турында яза...

Ркаил Зәйдулла: Кем ничек инде...

Рәдиф Гаташ: Ркаилның сүзе дөрес. Рецензия мәсьәләсенә ныклап торып тотынырга кирәк. Монда «Казан утлары»ның баш мөхәррире юкмы әллә? Нишләптер, анда рецензияләр чыкмый башлады. Бу – бик кирәкле әйбер. Тагын бер фикерем бар иде. Мин – 12 ел шигърият секциясен җитәкләгән кеше. Без элек аның җыелышларын бик күп үткәрә идек. Шагыйрьнең беренче китабы кулъязмасын нык тикшерә идек. Бик күпләре кире кайтарыла иде. Хәзер алай түгелдер дип уйлыйм – дөньялар үзгәрде. Хәзер журналда әдәби берләшмәләрнең иҗаты биреп барыла. Ул шигырьләрнең күбесенең урыны – яшьләр журналында. «Казан утлары»н арзанайтып...

Рафис Корбан: Яшьләр өчен иҗатларын бирә торган журнал юк ич...

Рәдиф Гаташ: Безнең «Татмедиа»да Равил Фәйзуллин бар ич. Нигә әзрәк әйтми?!

Ркаил Зәйдулла: Рәдиф абыйның сүзе белән килешәм, сез дә килешәсездер. «Казан утлары»ның «аратасы» биегрәк булырга тиеш, әлбәттә.

Рафис Корбан: Бар анда рецензияләр...

Ркаил Зәйдулла: Рәдиф абый сезне гаепләп сөйләми бит. Язучы юк ул рецензияләрне. Әйдәгез, бер-беребезне тәнкыйтьләүгә күчмик. Оештырырга кирәк, дип кенә әйтик.

Рәдиф Гаташ: Шигырьне аңлап язарга кирәк бит әле ул мәкаләләрне. Шигърият буенча быелгы съезд докладын журналда күргәч, чәчләрем үрә торды. Съезд вакытында тыңламаган булсагыз, укып карагыз! Анда башлап язучылар да, аксакаллар да, башкалар да – барысы да бергә буталган, барысы да тигез. Барысының да стиле булсын, яңалыгы булсын... Бездарный доклад.

Ркаил Зәйдулла: Аны фәннәр докторы язган.

Рәдиф Гаташ: Фәннәр докторы теория генә язарга мөмкин. Монда шигъриятне белеп язарга кирәк. Монда беркемгә дә тел тидермичә, барысын да тигезләп, яхшы булып калырга тырышу бар. Бу – Тәлгать Галиуллин мәктәбе.

Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров: «Әдәби барыш» дигән төшенчә бар. Соңгы елларда ниндидер тенденцияләр күзәтелә. Алар арасында, әлбәттә, беркадәр тискәре төсмерләр, шаукымнар бар. Шушы темаларга, бәлки, түгәрәк өстәлләр оештырырга кирәктер. Бер кызыклы тема алып, төрле буын шагыйрьләрен чакырып, артык фәнни тирәнлеккә китмичә генә фикер алышырга булыр иде. Аның хисабын, бәлки, «Казан утлары»нда яки «Мәдәни җомга»да биреп булыр.

Рәдиф Гаташ: Кирәк, кирәк, мондый әйберләр дә кирәк.

Зиннур Мансуров: «Әдәби осталык» дигән әйбер дә бар. Ни кызганыч, безнең язучыларның җөмлә төзү проблемасы һаман да көн тәртибендә кала бирә. Һәрбер каләм иясенең җөмлә төзү проблемасы бар. Шуңа күрә мастер-класслар кебек әйберләр дә булырга тиеш, дип уйлыйм. Әдәби осталыкка ирешү мәсьәләләре остаханәләрдә каралырга тиештер. Остаханә утырышлары Берлеккә тәкъдим итү, китап тәкъдим итү генә булып калмасын иде. Болар күпмедер дәрәҗәдә Рифатның планында чагыла инде, беркадәр конкретлаштыра төшәргә кирәк.

Рәдиф Гаташ: Бер-берсенең иҗатын да белсеннәр. Укып барсыннар! Белмиләр бит!

Ркаил Зәйдулла: «Җөмлә төзү проблемасы һаман да көн тәртибендә кала бирә» дигәнче, «Безнең күп кенә каләмдәшләребез җөмлә төзи белми» дип, татарча гына әйтсәң булмыймы?

Факил Сафин: Алай тупас чыга бит.

Язучы, журналист Вахит Имамов: Боргалап әйткәч, яза белмәгәнне әйткәне күренми.

Ркаил Зәйдулла: Алга барабыз...

Факил Сафин: ...җырлап алабыз.

Ркаил Зәйдулла: Рифат, безнең картларның фикерен ишеттеңме? Сораулар юкмы? Анысы, эшләгән эшнең нәтиҗәсенә карап, ел ахырында булыр. Проза остаханәсенә күчәбез. Айгөл, хәлләрең ничек?

Чаллы театрының әдәди бүлек мөдире, прозаик, драматург Айгөл Әхмәтгалиева: Аллаһка шөкер! Зиннур абый «җөмлә төзү» дип куркыткач, авыз ачып җөмлә әйтергә куркып калдым. Проза остаханәсендә «мөгез чыгарам» дип әйтмәсәм дә, күңелдә йөргән теләкләр бар. Исән-сау булсак, бөтен кеше июнь аенда помидор төбе өяргә бакчасына китеп бетмәсә, бәлки, җыелып, моңа кадәр китерелгән проза әсәрләрен укып тикшерә алабыз. Насыйп итсә, бәлки, эшне шуннан башларбыз. Көзгә, исән-сау булсак, остаханәләрдә проза әсәрләрен сәхнә менгезү өчен ни дәрәҗәдә үзгәртү мөмкинлеге турында сөйләшергә була. Театр әһелләрен дә чакырып, шундый дискуссия рәвешендәге остаханә үткәрсәк, нәтиҗә үк булмаса да, эшлекле сөйләшү булыр иде.

Күздә тоткан тагын бер мәсьәлә – хәзер газеталарда бик күп язмаларны хикәя жанры дип күрсәтәләр. Ни кызганыч, аларның күбесе газета укучы җибәргән гадәти язма була. Укучының зәвыгын шул рәвешле бозу безнең тарафтан җинаять түгелме икән, дигән усалрак фикерем бар. Шуңа күрә әдипләрне һәм газета мөхәррирләрен, журналистларын чакырып бер сөйләшү оештырып булмасмы, дигән тәкъдимем бар.

Очрашуларга йөргәндә, яшьләр авызыннан: «Бүгенге әдәбият безгә кызык түгел», – дигән фикер яңгырый. «Нәрсә ошамый?», «Нәрсә кызык булыр иде?», «Нинди темалар көтәсез?» дигән сораулар биреп карыйм үземчә. Бәлки, актив студентларны очрашуларга чакырып, «Заман яшьләре бүгенге язучыдан нәрсә көтә?» дигән сорау куеп, җавап ук таба алмасак та, ачкыч таба алмабызмы икән?

«Мәйдан» журналының 4 нче санында Гөлинә Гыймадованың «Усал» дигән повесте басылды. Моңарчы без аны яхшы журналист буларак белә идек. Бу – аның беренче зур әдәби эше дип аңладым. Әгәр шушы әсәрне алып, Гөлинәнең үзен дә чакырып, остаханәдә бер сөйләшү уздырсак, минемчә, матур бер чара булыр иде. Каләме булган кешегә олпат язучылар беркадәр сукмак күрсәтеп җибәрсәләр, дим. Тегене эшлим, моны планлаштырам дип, тел белән тегермән тартуы җиңел, шуларны тормышка ашырырга насыйп итсен.

Бер генә әйбер борчый. Казанга килгәч, кичә Камал театрына Мансур Гыйләҗевның киносценарий «читкасына» килдем. Урын калмаса, урындык алып булса да утырам, дигән ниятләр белән килеп керсәм, андагы кешеләрне санарга ике кул бармагы да җитә иде. Бу бит – миллионнан артык кешесе булган Казан! Күпме язучыларыбыз бар! Драматурглар күпме! Шомланыбрак кайтып киттем. Проза остаханәсенә язучылар килерме икән?

Рәдиф Гаташ: Рәдиф Сәгъди бар идеме?

Айгөл Әхмәтгалиева: Юк иде. Шуңа үтенечем – бер-беребезгә терәк булу өчен, язучыларыбыз остаханә утырышларына килсен иде.

Нәбирә Гыйматдинова: Мин әдәби конкурслар жюриларында эшлим. Хикәя дип язганнары арасында бер хикәя булмый. Аңлатуның нинди формасын табарга? Алар бит хикәя дип уйлап җибәрәләр.

Ркаил Зәйдулла: Шәп хикәя гомер-гомергә сирәк булды.

Нәбирә Гыйматдинова: Хәзер аның жанрын да белмиләр.

Зиннур Мансуров: Чын хикәя язу – роман язуга караганда да авыр. Иң нәзберек әдәби жанр санала.

Рәдиф Гаташ: Фатих Хөсни «Хикәя укыйсым килә» дигән мәкалә язган иде.

Ркаил Зәйдулла: Хәзер очерк прозасын «хикәя» диләр. Сөйләп чыгу...

Язучы, әдәбият галиме Рәҗәп Бәдретдинов: Айгөлгә кушылып әйтим әле: бер генә фикер – тулыландыру гына. Айгөл «бер әсәр буенча фикер алышу» диде. Кешенең бер әсәре белән генә чикләнмичә, берничә әсәре чыккач сөйләшү оештырырга кирәктер, бәлки. Мин, ялт иткән әсәр булса, сөйләшүгә каршы түгел... Сөйләшү үткәрү өчен башка хикәяләр дә бар... Берничәсе чыксын әле, дип әйтергә телим.

Айгөл Әхмәтгалиева: Миңа калса, кешегә дөрес юнәлеш биреп җибәрү – олы ярдәм булырга мөмкин.

Рәҗәп Бәдретдинов: Кешене сискәндереп җибәрү булмасмы?

Ркаил Зәйдулла: Дәвам итәбез. Драматургия остаханәсе җитәкчесе Гөлүсә Батталова килә алмады бит әле. Кайда әле ул?

Дания Нәгыйм: Бер төркем язучылар Әтнәгә кайтып китте бит бүген.

Газинур Морат: Әйе, анда Күңгәр авылында Фәйзи ага Галиевны искә алу.

Дания Нәгыйм: Драматургия остаханәсе җитәкчесе Гөлүсә Батталова остаханә утырышларын шушы бинада гына үткәрү дөрес булмаячак дип саный. Театрлар белән тыгыз эшләргә кирәк, чөнки пьеса – театрда куела торган әсәр. Шуңа күрә ул театрның эчендә булып карау яклы. Беренче остаханә утырышы Мансур Гыйләҗевның «читка»сында булды. Икенчесе – июньдә булачак: театр белгече Нияз Игъламовның хәзерге заман драматургиясе турында лекциясе. Июль-августта Кариев театрында – 4, Буа театрында 2 спектакль чыгарган Булат Гатауллин белән очрашу, аның «Шайтан. Егет. Кыз» спектаклен карау һәм соңыннан фикер алышу. Сентябрь – Берлектә булган яңа пьесалар белән танышу, октябрь – галим Әлфәт Закирҗановның лекциясе, ноябрь – иң көчле дип табылган пьесаның Тинчурин театрында ачык «читка»сы. Бу чараларга пьеса язып карарга теләге булган һәркем катнаша ала.

Ркаил Зәйдулла: Безнең драматург булып саналган язучылар да театрга йөрми. Тинчурин театрында безнең каләмдәшебез Халисә Мөдәррисова әсәре буенча «Бәхет хакы» спектакле куелды – иртәгә, берсекөнгә премьера. Гафури театрында зур уңыш белән барган әсәр инде ул. Мелодрама. Фидан Гафаров уйнаган анда. Рәхим итегез! Балалар әдәбияты остаханәсенә күчәбез.

Рафис Корбан: Бүгенге сөйләшү миңа ошый. Мин киткәннән бирле остаханә утырышларының үткәне юк. Бүген һәрберсе планы белән килгән һәм нәрсәдер эшләргә җыеналар...

Ркаил Зәйдулла: Кайдан киткәннән бирле? Син бит һаман каяндыр китәсең.

Рафис Корбан: Берлек рәислегеннән...

Ркаил Зәйдулла: Син киткәнгә 15 ел бит инде.

Язучы, шагыйрь, «Казан утлары» журналының бүлек мөдире Рафис Корбан: 9 ел. Бик матур сөйләшеп утырабыз. Эшләргә кирәк! Мин планны язып килмәдем. Әмма ай саен остаханә утырышы булачак. Утырышта Алиш премиясе алган бөтен язучылар катнашачак. Алиш премиясен алучылар арасында лаексызлар да бар инде. Былтыр, мәсәлән... Алиш премиясен Балалар әдәбияты остаханәсе тәкъдим иткән очракта гына бирергә кирәк. Әлмәт бүлегендә дә, Чаллы бүлегендә дә шулай булырга тиеш! Җыелышлар үткәрмисез, җыелышасыз да: «Моны тәкъдим итәбез», – дисез. Ә алдан остаханә утырышында тикшерү булмаган.

Алиш премиясе 1996 елдан бирле килә, лаеклылар ул премияне алды инде. Миннән шундый тәкъдим – Алиш премиясен халыкара премиягә күтәрергә! Монда төрки язучылар да, башкалар да катнаша ала – китапларын безнең Берлеккә җибәрергә тиеш булалар. Без бер премияне халыкара итеп, берсен үзебез язучыга бирәбез. Моның өчен акчасын да сорап карарга кирәк. Алиш премиясенә лаек булган язучыга Алиш әсәрен үз теленә тәрҗемә итәргә бирәбез һәм диплом тапшырабыз. Премиягә лаек булган кешенең китабын татарчага тәрҗемә итеп, үзебездә чыгарабыз. Бу премия безнең халыкара аралашуларны көчәйтәчәк. Шушы тәкъдимнәрнең нигезләмәсен ясарга һәм Мәдәният министрлыгына яки Рәиснең үзенә расларга кертергә кирәк.

Гәүһәр Хәсәнова: Андерсен бетәмени? Андерсен премиясе...

Ркаил Зәйдулла: Дәвам итәбез.

Әлфәт Закирҗанов: Секция җитәкчеләренең сүзләре әдәби тәнкыйть кирәклегенә кайтып калды. Секция утырышларына тәнкыйть белән шөгыльләнүчеләрне дә чакырыгыз! Бу – остаханәгезнең дәрәҗәсен күтәрәчәк. Тәнкыйть юк, дигән сүзнең артында нәрсә ята? Без, беренчедән, тәнкыйтьне авыр күтәрәбез. Рәдиф абый шигърият буенча докладны тәнкыйтьләде. Мин ул хакта автор белән сөйләшкән идем. Чыгышлардан соң күп шалтыраталар, «Нишләп минем исемне атамадың?» дип әйтәләр, ди.

Тәнкыйть остаханәсе җитәкчесе буларак, «Казан утлары» һәм «Мәдәни җомга»ның һәр санында тәнкыйть мәкаләсен бастыруга ирешү максатын куям. Әдәби барышка бәйле мәкалә тәнкыйть белән үрелеп барырга тиеш. Андый мәкалә юк икән, заказ биреп яздыртырга кирәк. «Идел» журналы белән дә араны өзәргә ярамый – «әдәбияттан читләштеләр» дип тәнкыйтьләсәк тә, аны үзебезнеке итеп күрәсе килә. «Казан утлары» һәм «Мәйдан» журналларында басылып чыккан әсәрләр буенча утырышлар оештыру теләге дә бар.

Тәнкыйть мәкаләләре язучылар булмау хәзер татар бүлекле вузлар кимүгә бәйле, элек аларда эшләүче галим-голәмә күбрәк иде, һәм алар аз-азлап булса да язалар иде. Хәзер вузлары да, галимнәре дә аз. Гөлфия Гайнуллина, Нурфия Йосыпова, Венера Макарова кебек галимнәрне тәнкыйть секциясе аша берлеккә алырга тәкъдим итәм.

Нәбирә Гыйматдинова: Остаханә утырышларын җәй көне уздырмасыннар иде, көздән башласыннар.

Рәҗәп Бәдретдинов: Бер әйбер генә әйтим әле. Язучының чыккан китабына фәнни-гамәл конференция үткәрергә кирәк. Рифә Рахманның «Татар кызы» романы буенча үтте – шуның кебек. Бу да сезнең тәнкыйть секциясе эше түгелме?

Ркаил Зәйдулла: Безнең «Каһарманнар дәвере» проекты кысаларында язылган әсәрләрне укып бәя бирүне тәнкыйть секциясе оештыра аламы?

Әлфәт Закирҗанов: Мондагы кешеләр арасыннан үзләре автор булмаганнарына мөрәҗәгать итәрмен инде.

Ркаил Зәйдулла: Үзең әйткән галим-голәмәгә тәкъдим итәрсең, дигән идем.

Рәдиф Гаташ: Укып барсалар.

Ркаил Зәйдулла: Ул әсәрләр әле чыга башлады гына. Ринат Мөхәммәдиевныкы чыгып килә. Аннары – Фирдүс Гыйматдиновның повесте. Мотоцикл белән 126 яралыны алып чыккан Илнур Хәертдинов турында...

Вахит Имамов: Кайдадыр яздылар ул турында – колакка керде.

Рузилә Мөхәммәтова: Ркаил Зәйдулла минем интервьюда әйтте.

Ркаил Зәйдулла: Көн тәртибенең чираттагы пунктына күчәбез...

Рәдиф Гаташ: Ркаил, безнең бик әйбәт «Язучы» нәшрияты оешты. Аның эшчәнлеге белән дә танышып буламы? Нәрсәләр чыга, анда китаплар чыгарып буламы, дигән кебек...

Ркаил Зәйдулла: Бәлки, анда чыккан китапларның презентациясен ясарбыз. Хәзерге вакытта үзбәк хикәяләре антологиясен эшлибез.

Рәдиф Гаташ: Алары бик әйбәт. Үзебезнекеләр дә чыгачакмы? Юбилейлар була...

Ркаил Зәйдулла: «Язучы» нәшрияты – ул Тәрҗемә үзәгенең филиалы кебек. Анда без бөтенесен чыгара алабыз, ләкин бит аның акчасын бирүче юк. Үзебезнекеләрне чыгарырга Татарстан китап нәшрияты бар.

Рәдиф Гаташ: Нәшриятның нинди авырлык белән нинди тиражлар чыгарганын беләсең.

Ркаил Зәйдулла: Аларга акчалар бүленә. Бераз булса да...

Рәдиф Гаташ: Тәрҗемә китабы дисең икән, мин тәрҗемә китабы чыгарырга телим. Нигә чыгара алмыйм? Акча табуны оештырырга мөмкин. Син безгә өметле сүзләр әйт инде.

Ркаил Зәйдулла: Яхшы. Дәвам итәбез. Язучылар берлегенә яңа әгъзалар алу...

Дүртенче көн тәртибе буенча Берлеккә 2 әгъза – Алинә Бикмуллина белән Георгий Ибушев алынды. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Георгий Ибушев соңыннан Рөстәм Яхин романсын да җырлады әле.

Бишенче көн тәртибе – взнослар темасы. Устав буенча аны җыю рөхсәт ителә, гәрчә җыелмаса да. Димәк, алга таба җыелачак.

Әмма бу өлешләрдә язучылар миннән башка гына фикер алыштылар. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Халисә Мөдәррисова әсәре буенча Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды. Ул көнне шуны журналистларга премьера алдыннан күрсәттеләр. Шунда ашыктым.

Киләсе очрашуларга кадәр!

 

Ссылка на первоисточник
наверх