На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Алия Төхвәтуллинаны гаепләгәннәр: «Әниләрне сакларга кирәк»

Социаль челтәрләрдә Ришат Төхвәтуллинның тормыш иптәше, җырчы Алия Төхвәтуллина (Карачурина) күңеленә тиярлек комментарий язып калдырганнар.

«Алия берәр нәрсә эшли, ашарга пешерә беләме ул? Сторисларын карасаң, гел әнисе җыештыра. Мине 30-40 яшькә җитсәләр дә, әниләрен «җигеп» эшләтүче хатын-кызлар бик борчый.

Әниләрне сакларга кирәк, гомер бик тиз үтә. Мөгаен, әниегезнең үз өендә дә эше җитәрлектер. Киресенчә, сез үзегез, кайтып, аңа ярдәм итәргә тиеш. Балагыз тугач, ул сездән китеп тә тормады шикелле. Кайберәүләр бишәр бала тәрбияли һәм барысын да эшләргә өлгерә», – дигәннәр аңа. Бу хакта «Казанферст» сайты яза.

Алия дә бу комментарийны җавапсыз калдырмаган.

«Әгәр мин социаль челтәрләремне алып бармасам, концертларда чыгышлар ясамасам, әнине ярдәмгә чакырмас идем. Мин аны өйне җыештырырга, ашарга пешерергә, Алимны карарга дип чакырмыйм. Ничек мин үз әниемне эшләргә мәҗбүр итәм дип уйлый аласыз! Әни балалар бакчасында эшләде, әллә аны анда ял итеп кенә утырган дип беләсезме? Мин аны эштән китәргә үгетләдем, сиңа шул хезмәт хакын үзем түлиячәкмен, дидем. Сез бакчадагы хезмәт хакларының күпме икәнен беләсезме?

Әгәр сезгә ярдәм итмәгәннәр икән, бу – башкалар да сезнең кебек яшәргә тиеш дигән сүз түгел. Хатын-кызга өйдә утырып, ашарга пешереп, җыештырып, балалар карап кына яшәргә димәгән. Миңа акча эшләү, иҗат белән шөгыльләнү ошый. Минемчә, ата-аналарның үз балаларына ярдәм итүе – нормаль күренеш. Мин үзем дә балаларыма рәхәтләнеп ярдәм итәр идем», – дип җавап язган Алия сәхифәсендә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх