На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Виктор Чемисов
    Уж скоро и новости Нам будут на киргизском языке писатьБайлангар авылына...
  • Галина Басалгина Нешина
    Вы что издеваетесь, что вы написали, если вы пишите для нации Татарстана, так пишите в местной газете и а местном чат...Камилә Вәлиеваны ...
  • Владимир Лазарев
    ЗАБЫЛИ РУССКИЙ ЯЗЫК...Камилә Вәлиеваны ...

Популярлашып киткән яшел карабодай гадиеннән нәрсә белән аерыла?

Карабодай Россия халкының иң яраткан ярмаларының берсе булып санала. Хәзерге вакытта аеруча яшел карабодай популярлаша башлады. Диетолог Наталья Павлюк «Радио 1»гә биргән әңгәмәдә, бу ике төр карабодайның нәрсә белән аерылуын аңлатты.

«Яшел карабодай һәм безнең гади карабодай – бер үк нәрсә. Гадие – кыздырылган, ул яхшырак һәм озаграк саклана.

Ә яшеле – эшкәртелмәгән, һәм анда В1 витамины, антиоксидантлар күбрәк саклана», – дип аңлатты эксперт.

Эксперт сүзләренчә, пешергәндә, яшел карабодай формасын тизрәк югалта һәм боткага әйләнә.

«Яшел карабодайдан сөтле ботка әзерли алмадым, чөнки тәме башка. Аны гарнир сыйфатында куллану яки салкын ризыкларга өстәү яхшырак. Бу – карабодайның азрак эшкәртелгән төре, шуңа күрә файдалы үзлекләрен күбрәк саклый, ләкин глобаль аерма юк», – дип аңлатты диетолог.

 

Ссылка на первоисточник
наверх