На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

Ильмира Нәгыймовадан премьера: «Ачы дөреслекне белү яхшырактыр ялганнан»

Ильмира Нәгыймованың бәхетсез мәхәббәт турындагы чираттагы җыры чыкты. Ул «Кагылмыйк үткәннәргә» дип атала. Яңа җырга видео ясалма яңгыр астында төшерелгән.

Татар эстрадасы җырчылары арасында «ясалма яңгыр» астында җырлау шактый популяр. Гүзәл Уразова, Илсөя Бәдретдинова, Азат Фазлыевның «яңгыр» астында төшерелгән клиплары бар.

Шулай ук Чаллыда Төзүчеләр көненә куелган концертта Зинира һәм Ризат Рамазановлар коеп яуган яңгыр астында «Хыянәт» җырын башкарган иде. Ул инде табигый яңгыр астында килеп чыккан очраклы «клип» булды.

Ильмира Нәгыймованың яңа җырын «хит булачак» дип фаразлый комментарий калдыручылар.

Җырның сүзләрен Гөлчәчәк Садретдинова, ә көен Айдар Тимербаев язган.

«Үзебездәге гаепне

Эзләмик әле читтән.

Күзгә-күз карашып,

Безгә аңлашыр вакыт җиткән.

Ачы дөреслекне белү

Яхшырактыр ялганнан,

Ни файда бер кискәнне

Кабат-кабат ялгаудан?..»

 

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх