Татарстанда язгы ярминкәләр сезоны ачылды. Халык иртә таңнан ук яшелчә, ит һәм сөт продукциясе, йомырка, бал, башка кирәк-яраклар алырга ярминкә мәйданнарына ашыкты. Казанның Авиатөзелеш районындагы ярминкә белән безнең иҗат төркеме дә танышып кайтты.
Язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре 27 апрельгә кадәр узачак.
ТР Премьер-министры урынбасары – Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров язгы ярминкәләрнең Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча эшләгәнен искәртте: «Казанда 12 мәйданчык эшләячәк. Һәрбер муниципаль районга ярминкә мәйданчыгы беркетелгән, – диде ул журналистларга. – Бәяләр кибетләрнекенә караганда 10-30 процентка арзан. Әлбәттә, кайбер төр товарларга хаклар көздән үк үзгәрешсез калды. Шулай да, кайбер продуктларга бәяләр артты. Җитештерүчеләр монда тәкъдим ителгән суммалардан бәяләрне күтәрми. Бу эш фикерләшеп эшләнде».
- Үз продукциясен республика ярминкәләрендә 22 район һәм агросәнәгать комплексының 19 оешмасы тәкъдим итте. Шул исәптән «Майский» теплица комбинаты, «Ак Барс» холдинг компаниясе, кошчылык фабрикалары вәкилләре ризыклар алып килде.
-
Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Яшел Үзән шәһәрләрендә дә икешәр-өчәр мәйданчыкта ярминкәләр уза.
«Берәүнең дә тырышып җитештергән әйберен арзанга бирәсе килми»
- Узган елның язгы бәяләре белән чагыштырганда, министрлыкның матбугат хезмәте кайбер азык-төлеккә бәяләр түбәнәйгәнен дә билгеләп үтә. Мәсәлән, кош ите (175 сум) һәм тавык йомыркасы (100-105 сум) – 5 процентка түбәнрәк. Ә менә дуңгыз ите (300 сум), шикәр (60 сум), он (30 сум), сөт (50 сум) – былтыргы дәрәҗәдә калган. Майның хакы да көз сатылганча, килосы 770 сум. Сөякле сыер ите (500-550 сум) – шәһәр буенча уртача бәядән 15-20 процентка түбәнрәк. Бәрәңге, тулаем Россия буенча бәя артуга бәйле рәвештә, 40 сум, диләр, бу – шәһәр буенча уртача бәяләрдән 25-50 процентка арзан.
Ярминкәдә халыкның сәүдә нокталарына чират торулары күзәтелде. Аеруча йомырка сату нокталарында «су буе» чират булды. Инде йомыркага хаклар да тотрыкланды шикелле, бер мәлдә булып алган шикелле кибетләрдә йомырка дефициты да юк кебек. Сәбәп нәрсәдә соң? Бераз гаҗәпләнеп, ярминкәдә йомырка сатучы иң зур нокталарның берсе янына юнәлдем…
Йомыркага бәяләр шул килеш, энем. Менә мин алып торган сатучыда – көз көне булган бәядән. Башка җирләрне карамадык, – ди Әминә Шиһавиева.
Бәяләр кыйммәт, бик зур инде, әлбәттә. Берәүнең дә тырышып җитештергән әйберен арзанга бирәсе килми, – диде Гомәр Галәвиев.
Министр Марат Азат улы да, журналистлар белән аралашканда, йомырка сатучы сәүдә нокталары янындагы чиратлар турында ачыклык кертергә тырышты.
Безнең республика үзенең халкын йомырка белән тулысынча тәэмин итә. Әле менә, мәсәлән, Лаештагы «Яратель» кошчылык фабрикасы елына 800 миллион йомырка җитештерә. Һәм яңа проект буларак шундый фабрика Апас районында да төзелә. Без ул проектның беренче этабын ел ахырында тапшырачакбыз, ул – «Ак Барс» холдингыныкы. Ел азагына сафка бастырылгач, анда да җитештерү башланачак. Әлбәттә, һәр ярминкә халыкның ихтыяҗларын канәгатьләндерергә тырышып оештырыла. Бүгенге беренче язгы ярминкәдән соң анализлауга керешәчәкбез. Беренче көн ажиотажлы, гадәттәгечә. Ниләр күп, нәрсәләр әлегә җитеп бетмәвен карарбыз. Бүген исә һәр төр продукция муллык белән тәкъдим ителгәненә инандык, – дип билгеләп үтте Җәббаров.
Без исә редакция СММ-белгече, журналист Милена Новикова белән алга таба да сораштыру эшен дәвам итеп, башка сәүдә нокталары сатучылары, чиратка баскан шәһәр халкы белән сөйләшеп алдык. Фирания апаның сәүдә өстәле төрле төсле йон җепләреннән бәйләнгән сабый пинеткалары, каталар һәм оекбашлар белән тулып ята иде. Үзе бәйли икән. Әлбәттә, үзе әйтүенчә, яз көне йоннан кием-салым алучылар кимегән, тик шулай да ул ярминкәгә чыгарга булган.
Ул саткан рәттән ерак түгел генә Биектаудан суган орлыгы сатучылар да ярминкәне сагынып килеп җиткәннәр иде. «Шутгартевский Бессоновский» чәчү суганының килосы 200 сумнан тәкъдим ителде. Яшеллеккә үстерә торган суганның килосы 150 сумнан, диделәр.
Алга таба юлымда Казанда яшәүче, шимбә ярминкәсендә тиз генә йөреп чыккан, кирәген алып өлгергән Шәриповлар гаиләсе очрады.
Шикәр алып җибәрдек, майның бәясе бераз төшкән, анысын да алдык. Телевизордан әйткәннәр иде бу турыда. Әлбәттә, сөенеч безнең өчен. Күңел булды, тиеннәр булса да акча безгә!
Ә менә ит продукциясе белән тулы сәүдә нокталары киштәләре инде 8.00 сәгатьләргә бушап та калган иде. Әлбәттә, авыл халкы күпләп ит алып килгән иде, шуңа күрә дә теләге булган һәр казанлы итле булгандыр. Аеруча ихтыяҗ фаршка сизелде. Тәмле кәтлит һәм манты теләүчеләргә эзләштереп йөрергә туры килде.
Биектау районының фермер хуҗалыгыннан төрле ит алып килдек. Бәяләр авылда да күтәрелде хәзер. Әле менә 500-550 сумнан йөри килосы. Итнең йомшаграгы кыйммәтрәк була. Кабыргалар, түш итләр бар иде, бетеп китте инде менә. Хәләл итне һәм дуңгыз итен аерым сатабыз, – дип бәян итте Гөлсинә Зарипова.
Төрледән-төрле кайнатмалар, токмач, как белән шыгрым тулы өстәле булган сатучы янына тукталып та сөйләшеп алдык.
Укроп, петрушка, кискән токмач, хреновина, чөгендер алып килдем. Үзем чәйләр, как ясыйм. Казан янында бакчабыз бар. Шунда яшелчә-җимеш үстерәм, – диде Фирдисә Фатыйхова.
Бал продуктлары исә аз күренде. Әлегә бу төр товарга ихтыяҗ та бик күренмәде…
Сыек һәм кәрәзле баллар алып килгән идем. Кәрәзлесе бетеп тә килә. Нибары 150 сумнан прополис майлары тәкъдим итәм. Гел алган кеше көтеп ала мине. Быел да, Аллаһка шөкер, умарталар әйбәт, исән-имин кышлады. Менә 21 мартта умарталарны чыгарырга планлаштырам. Инде күпләр чыгарды умарталарын. Яз бит иртә килде, – дип сөйләде Арча якларыннан Хәбир Шиһапов.
Ярминкәдә, күпләр билгеләвенчә, бәйрәм рухы һәм кәеф күтәренкелеге хөкем сөрде. Гаилә, күрше-күләннәре белән килүчеләр дә байтак булды.
Кибетләрдәге хакларга караганда, монда продукцияләр күпкә очсызрак. Һәм сыйфат белән тәм ягыннан да яхшырак. Бүген сыр, май һәм башка төр сөт продуктларын алмакчыбыз, – дип уртаклаштылар ирле-хатынлы килгән Зиннәтуллиннар.
Бик ошый, бик ошый бу ярминкәдә бар нәрсә бар. Сатучылар да яхшы, Аллаһка шөкер. Мондый ярминкәләр күбрәк булып торсын! – дип сөйләде ике ахирәт Роза Йосыпова һәм Гөлчирә Сәхибуллина. – Хаклар ярыйсы инде, кыйммәтрәк. Үзебез елның-елында әйберләр сатып алырга өйрәнгәннәрдән алабыз. Менә бу сатучы әфәндедә әле бәяләр артмый. Ярминкә бай һәм күңелле үтә. Күңелегезгә яткан товарларны сатып алу мөмкинлеген ычкындырмагыз!
Әлбәттә, азык-төлек белән эш иткәндә тәртип тә мөһим рольдә. Монда бит әле әзер ризыклар да сатыла. Борынны кытыклап торган хуш исле шашлыклар, тәмле-тәмле камыр ризыклары... Ярминкә мәйданында Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре беркетелгән, алар продукциягә тәкъдим ителгән бәяләрнең үтәлешен тикшерә. Ветеринария хезмәте һәм Россельхознадзор белгечләре алып килгән продукциянең сыйфатын контрольдә тотты.
Инде ярминкә барган мәйданнан әкренләп кенә кайту ягына таба кузгалганда, шуңа да игътибар иттем: буш кул белән кайтучылар булмады. Тулы сумка һәм пакетлар белән, әбиләр һәм бабайлар «тележка»лар өстерәп кайту юлын карадылар.
САН: Былтыр ярминкәләрдә 1 млрд 704 млн сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган. Аерым күрсәткечләрне алганда: 7 243 тонна яшелчә, 419 тонна сөт, 941 тонна шикәр, 4 млн 406 мең данә тавык йомыркасы, 1 мең 849 тонна ит.
Татарстан Республикасында сәүдә мәйданчыкларының адреслары:
Казан шәһәре:
- Аграр ур., 2 («Казан» агросәнәгать паркы» АҖ);
- Липатов ур., 7 (чатыр корылган мәйданчык һәм «Дәрвишләр» базары территориясендәге мәйданчык);
- Хөсәен Ямашев проспекты, 71а («Бәхетле» гипермаркеты каршындагы мәйданчык);
- Ленинград ур., 27 («Бәхетле» гипермаркеты каршындагы мәйданчык)
- Декабристлар ур., 133 (парковка территориясе);
- Кәрим Тинчурин ур. һәм Татарстан ур. киселеше (Кәрим Тинчурин исемендәге парк каршындагы мәйданчык);
- Җиңү проспекты, 46 В;
- Ю.Фучик ур., 64 (чатыр корылган мәйданчык);
- Академик Лаврентьев ур., 10 (чатыр корылган мәйданчык);
- Дементьев ур., 7 (чатыр корылган мәйданчык);
- Беломорский һәм Гудованцев урамнары киселеше (чатыр корылган мәйданчык);
- Революция ур., 12 (Юдино).
Чаллы шәһәре: Габдулла Тукай яр буе, 16 («Төзүче» стадионы каршындагы мәйданчык); Чулман проспекты (Ипподром территориясендәге мәйданчык).
Яшел Үзән шәһәре: Осиново пос., Садовая ур., 9 («Радужный» сәүдә үзәге каршындагы мәйданчык); «Яңа Тура» технополисы (1 нче павильон янындагы мәйданчык).
Түбән Кама шәһәре: Бызов ур., 2А («Бызов базары» ҖЧҖ мәйданчыгы); Төзүчеләр проспекты, 2Б («Комета» ҖЧҖ үзәк базар мәйданчыгы).
Кама Аланы ш.т.п.: «Олимпия» боз сараеның парковка территориясе.
Казанда шәһәр халкы ияләшкән ике мәйданда –Батыршин һәм Краснококшайская урамында – төзелеш-ремонт эшләре барганга ярминкәләр булмаячак. Әлеге микрорайоннарда яшәүчеләр өчен ярминкә Мәскәү базары янындагы «Түбәтәй» сәүдә үзәге парковкасында оештырыла. Биредә республиканың Буа һәм Чүпрәле районнары авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең продукциясе сатылачак.
Свежие комментарии