На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • виктор комягин
    что за бахыт компот на русском канале? пошли в жопу к своим уроды....«Кеше китә – җыры...
  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...

Алия Исрафилова: «Мин студентларга үз балама теләгән мөнәсәбәттә булырга тырышам»

Журналист, җырчы, мөгаллимә Алия Исрафилова Кытай студентларын да укыта башлаячагы турында социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итте.

«Минем төркемемә, әкренләп, чит ил студентлары, Кытай студентлары да килә башлаячак. Эш тагын да арта, дигән сүз. Бер караганда, мәктәп балалары түгел лә, мин дә сыйныф җитәкчесе түгел, куратор гына.

Әмма кешелеклелек дигән нәрсә бар бит. Кеше баласы, аналарының үзәкләре өзелеп торадыр. Шуңа күрә төркемдәшләре белән мөнәсәбәтләрне дөрес итеп төзергә кирәк булачак.

Мин мөгаллимә позициясеннән генә түгел, үз балам чит илгә укырга китсә, мөгаллимнәрдән аңа карата нинди мөнәсәбәт теләсәм, студентларга шундый мөнәсәбәттә булырга тырышам.

Бүген көне буе университетта дәресләр алып бардым. Көтелмәгәндә бер кытай студенты килеп керде. Ә мин аларны киләсе атнада гына көтә идем. Әлегә онлайн-тәрҗемәче ярдәмендә аралашабыз.

Нигә безнең университетны сайладың, дигән сорауга: «Минем бөек Ленин укыган университетта укыйсым килде», – дип җавап бирде», – дип язган мөгаллимә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх