На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

24 подписчика

Свежие комментарии

  • Ингерман Ланская
    алё, копировщики!!! зачем тащить на МТ то, что НИКТО не читает и Никто даже не просматривает???«Әлеге җыр бөтен ...
  • Vlad Melikov
    Это что за тарабарщина?Росприроднадзор: ...
  • Игорь Васиков
    бумбарбия киркуду...Укыталар мәктәплә...

Кыярлар «шартламаслык» итеп тозлау рецепты

Чаллыда яшәүче бакчачы Тәслимә Мусина кыяр тозлау рецепты тәкъдим иткән. Ул кыярларны «шартламаслык» итеп банкаларга тутыру ысулын аңлата. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

«Киптерелгән үләннәр генә кулланам, яшел үләннәр салгач, кыярлар «шартлый» иде, ә шикәр комын гадәтидән 2 тапкыр күбрәк салам», – ди ул.

Ингредиентлар

  • 3 литрлы банкага сыярлык кыяр,
  • 5-6 теш сарымсак,
  • 10-12 данә борыч,
  • кипкән үләннәр – карлыган, керән яфраклар, укроп зонтиклары.

Әзерләү

  • Кыярларның башлары кисеп ташлап, банкага тутырырга, үләннәр салып барырга, борыч салырга.
  • Банкага кайнар су салырга, суынганчы тотарга.
  • Суны банкадан кәстрүлгә салырга, 3 аш кашыгы тоз, 6 аш кашыгы шикәр комы салырга. Кайнатырга.
  • Кыярлар салынган банкага 3 аш кашыгы аш серкәсе салырга, аннары өстенә кайнар маринадны коярга.
  • Банкаларны кайнатылган капкачлар белән капларга һәм суытырга. Кладовкада сакларга.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх