На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Путин: Украинадагы мобилизация илне тулысынча кешесез калдырачак

Украинадагы тоталь мобилизация «илне тулысынча кешесез калдырачак» һәм хакимият армиягә студентларны да ала башлаячак һәм «гитлерюгенд»ка кадәр барып җитәчәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин ВЭФ – 2024 пленар утырышында әйтте, дип яза «Московский комсомолец».

Аның сүзләренчә, Украина Кораллы көчләрендәге бик күп югалтулар аркасында, Киев гаскәрләргә кешене торган саен күбрәк җыярга мәҗбүр булачак.

«Кирәк булса, чакыру яшен киметәчәкләр, фашистлар Германиясендәге кебек балаларны да алачаклар, тик бу гына проблеманы хәл итмәячәк. Киләсе адым – студентларны алып, илне тулысынча кансызландыру булачак», – диде дәүләт башлыгы.

Шулай ук ул идарә итүче элитаның туганнары чит илдә яшәвен дә искәртте. Һәм алар үзләре дә берәр нәрсә була калса, «самолетка утырып китеп бара алалар», диде. Ил лидеры фикеренчә, бу элиталар ил турында уйламый һәм националистик лозунгларга гына ышыклана.

  • Гитлерюгенд – нацистлар Германиясендә яшьләрдән оештырылган оешма. Аларны нацизм сәясәте белән таныштырганнар, шулай ук сугышка әзерләгәннәр.
Ссылка на первоисточник
наверх