На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

23 подписчика

Свежие комментарии

  • Игорь Васиков
    бумбарбия киркуду...Укыталар мәктәплә...
  • Валерий Светлый
    САМОЕ СМЕШНОЕ, ЭТО ТО, ЧТО ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК НЕ ПЕРЕВОДИМ...Айгөл Сагынбаева:...
  • Николай Кузнецов
    Что-то часто стали попадаться статейки на татарском языке. Никак и татар готовят отделиться от "оккупантов". "Великое...Фирдүс Тямаев Тат...

Лариса Долинаның Мәскәүдәге биш бүлмәле фатиры мошенникларга эләккән

Җырчы Лариса Долинаның Мәскәүдәге фатирына 8 августта арест салганнар. «Московский комсомолец» сайты мәгълүматлары буенча, бу хәл артисткага охшаш хатынның фотосы булган паспортны кулланып, мошенниклар фатирны саткач килеп чыккан.

Сату-алу килешүе 24 июньдә теркәлгән. Долинаның Ксеньинский тыкрыгындагы элиталы йортның 4 катындагы 236 квадрат метрлы фатиры сатылган.

5 бүлмәле фатирның якынча бәясе – 150 миллион сум.

Килешүнең төгәл суммасы ачыклана. 200 миллион зыян турында мәгълүмат чыкты. Шулай ук 68 яшьлек җырчыны алдаган мошенникларны да эзлиләр. Курьер хатын-кызны тоткарлаганнар.

Бүген иртән җырчының фатирына 5 кеше килә һәм үзләрен фатирның яңа хуҗалары дип таныштыра. Сак хезмәте аларны тоткарлаган һәм Хамовники районы буенча Эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен чакырган. Аларның бишесен дә полиция бүлегенә алып киткәннәр. Хәзер йорт тирәсендә тыныч, сакчылар беркемне дә кертми, диелә хәбәрдә.

SHOT телеграм-каналы, җырчы фатирын мошенникларга үзе саткан, дип хәбәр итә. Якынча мәгълүматлар буенча, ул җинаятьчеләргә 100 млн сум биргән.

Ссылка на первоисточник
наверх