«Хөрмәтле татарстанлылар!
Кадерле милләттәшләр!
Сезне Туган тел көне һәм татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулу уңаеннан тәбрик итәм.
Тукай әсәрләрендә туган телнең халыктагы күңел җылысын, рухи матурлыкны һәм мәдәни байлыкны саклаудагы, буыннар арасында бәйләнешләрне ныгытудагы роле аермачык күрсәтелә…
Даһи әдипнең тезмә һәм чәчмә әсәрләре туган җирне ихлас ярату хисләре белән сугарылган, аларда хезмәт сөю, батырлык, ихласлык, намус югары күтәрелә, кешедәге түбән сыйфатлар, ялкаулык, үзеңне генә кайгырту кире кагыла. Каләменең җырлы-көйле булуы, фикер тирәнлеге Тукайны дөнья әдәбиятының бөек иҗатчылары белән бер сафка куя.
Тукай иҗаты хәзерге көндә дә татар мәдәниятенең үзенчәлекле матурлыгының һәм башка халыклар мәдәниятләре белән үрелеп үсүенең гәүдәләнеше булып кала.
Тукайның камиллек өлгесе булган шигъри юллары безнең күңелләрдә һәрчак аваздашлык тапсын, игелекле эшләргә, яңа уңышларга этәргеч биреп, һәркемгә күңел җылысы бүләк итсен…»
Габдулла Тукайның 138 еллыгы белән котлады.
🇷🇺Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Туган тел көне һәм Понравилась статья? Подпишитесь на канал, чтобы быть в курсе самых интересных материалов
Подписаться
Свежие комментарии