На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Лифт начар эшләсә, кая мөрәҗәгать итәргә?

Адвокат Дмитрий Аграновский «Татар-инфор»га күпфатирлы йортта лифт начар эшләгән очракта кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында сөйләде. Аның сүзләренчә, яшәүчеләрнең лифт эшенә шикаятьләре бар икән, аның турында язма рәвештә идарәче компаниягә хәбәр итәргә кирәк.

«Башта идарәче компаниягә шалтыратып, проблема турында хәбәр итү яхшырак.

Әгәр дә мәсьәлә хәл ителмәсә, шикаять язарга яки идарәче компаниягә шәхсән килүдән башларга», – ди ул.

Аның сүзләренчә, нәкъ менә идарәче компания йорт җиһазларын эксплуатацияләү өчен җаваплы.

«Теләсә кайсы лифтның гарантиясе дә, гарантияле хезмәт күрсәтү вакыты дә бар. Әгәр дә бу җиһаз белән ниндидер проблемалар туса, ул вакытта тәэмин итүчегә (поставщик) турыдан-туры дәгъва белдерергә мөмкин, әмма боларның барысын да идарәче компания эшләргә тиеш. Йортта яшәүчеләр лифтлар белән тәэмин итүчеләр һәм аларны җитештерүчеләр белән килешү мөнәсәбәтләре белән бәйле түгел, шуңа күрә алар белән аралашу мәгънәсез», – дип билгеләде адвокат.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх