На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

23 подписчика

Свежие комментарии

  • Игорь Васиков
    бумбарбия киркуду...Укыталар мәктәплә...
  • Валерий Светлый
    САМОЕ СМЕШНОЕ, ЭТО ТО, ЧТО ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК НЕ ПЕРЕВОДИМ...Айгөл Сагынбаева:...
  • Николай Кузнецов
    Что-то часто стали попадаться статейки на татарском языке. Никак и татар готовят отделиться от "оккупантов". "Великое...Фирдүс Тямаев Тат...

«Үзем өчен генә»: Дәүләт дәүләт хезмәткәрләре өчен ташламалы ипотека кертергә җыена

Россия Финанслар министрлыгы дәүләт хезмәткәрләре өчен ташламалы ипотека буенча фиксацияләнгән процент ставкасын 12 процент күләмендә билгеләргә тәкъдим итә. Төп ставка белән аерма бюджеттан компенсацияләнәчәк. Бу хакта Финанслар министрлыгы әзерләгән проектка сылтама белән «Ведомости» сайты хәбәр итә.

Хәзер дәүләт хезмәткәрләренә төп ставканың чирек өлеше дәүләттән компенсацияләнә. Ягъни, хәзерге 21 процент төп ставка булганда, бюджет 5,25 процентын кире кайтара, дип исәпләп чыгарган «Коммерсантъ». Финанс министрлыгының әлеге төзәтмәләре кабул ителгән очракта, компенсация 9 процент булачак. Әгәр төп ставка 12 процентка һәм аннан түбәнгә төшсә, бюджет процент түләүләрен компенсацияләүдән туктый һәм акча төп бурычны каплауга китә.

Ташламалы программа Россиядә 2024 елның 15 июленнән гамәлдә. Министрлык ипотека буенча бу яңа шартларны ташламалы ипотека гамәлгә кергәннән соң төзелгән килешүләргә карата кулланырга тәкъдим итә.

Фатир сату буенча агентлыклар ипотеканың юкка чыгып баруын әйтәләр. «Флэт» агентлыгы вәкиле белдерүенчә, Үзәк банк ставкасы күтәрелгәннән соң, ипотека 22-23 процентка җитте. 5 миллионлык фатирны 10 процент беренчел взнос белән 10 елга алганда, ай саен 90 мең сум акча түләп барырга кирәк дигән сүз.

 

Ссылка на первоисточник
наверх