На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

«Авылда ут беткәч, шәм кабызганнар». Җиде балалы гаиләнең өе янып беткән

Башкортстанның Молоканово авылында күп балалы гаилә яши торган өй янып беткән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Агач өйдә янгын шәм аркасында килеп чыккан. Коткаручылар килгәндә, өйдән барысы да үзләре чыккан. Фаҗига вакытында өйдә балалар һәм аларның анасы була.

«Якынча ачыкланганча, янгын шәм кулланганда саксызлык аркасында чыккан булуы ихтимал.

Бу көнне авылда электр белән тәэмин итү өзелгән, шуңа күрә караңгы вакытта өйдә шәм яндырганнар», – дигәннәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Янгын башланганда, өйдә 39 яшьлек хатын, аның 11, 8, 5, 4, 2 яшьлек балалары һәм яңа туган сабые була. Хуҗабикәнең тагын бер баласы – 12 яшьлеге – кунакта була.

Хәзер гаилә туганнарында яши, диелә хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх