На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Pilot
    почему на тарабарском написано, что за х@йня?Гүзәл Уразова: «Ә...
  • виктор комягин
    что за бахыт компот на русском канале? пошли в жопу к своим уроды....«Кеше китә – җыры...
  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...

45 яшьлек укытучы 11 сыйныфтагы укучысыннан бала тапмакчы булган

Питерда бер укытучы үзенең элекке укучысыннан бала тапмакчы булган. 45 яшьлек хатын 17 яшьлек үсмер малайны Павел Дуров кебек сперма доноры булырга кыстаган. Чөнки үсмер малай аңа идеаль кандидатура булып тоелган.

«SHOT» телеграм-каналы мәгълүматлары буенча, педагог Всеволожскй районындагы мәктәптә бу егеткә 6 сыйныфта математика укыткан булган.

Соңыннан гаилә Питерга күченеп китә һәм малайны башка мәктәпкә күчерәләр. Әмма малайны шул вакыттан бирле укытучы мәхәббәте эзәрлекли. Хәзер үсмер малай 11 сыйныфта укый.

Укучы сөйләгәнчә, әле 6 сыйныфта вакытта ук ул социаль челтәрләрдә укытучысының бер видеосын лайк куя һәм шуннан соң укытучы малайны үзенә гашыйк дип уйлый башлый. Үсмер сүзләренчә, шуннан бирле укытучы аны социаль челтәрләрдә эзәрлекли. Башта хәлләр сорашып яза, сәламәтлек тели һәм һәр бәйрәмгә мәгънәсез открыткалар җибәрә башлый. Ә малай 9 сыйныфта укыганда активрак гамәлләргә күчә – аннан бала табарга теләвен әйтә. Ул вакытта укучы малай элекке укытучысын блокка куя. Әмма укытучыны бу гына туктатмый, ул ялган аккаунтлар ачып аңа яза, укучы кыз булып кыланып аны очрашуларга чакыра, малайның әти-әнисенә котлау открыткалары җибәрә башлый.

Укучының гаиләсе сөйләгәнчә, быелның гыйнварында укытучы аны сперма доноры булырга кыстый башлый, чөнки яшь һәм сау-сәламәт бу егеттән аннан бала табарга хыяллана икән. 10 августта математика укытучысы аларның өенә килә һәм малайны подъездда көтеп тора. Бу гаилә өчен соңгы тамчы була, алар полициягә мөрәҗәгать иткән.

Хәзер укытучы белән тикшерүчеләр эшли. «Азгын гамәлләр кылу» маддәсе буенча җинаять эше ачу мәсьәләсе карала.

Ссылка на первоисточник
наверх