На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Минзәләдә коточкыч авария: йөкле хатын һәлак, ире һәм нәни кызы хастаханәдә

Минзәлә районында авариядә йөкле хатын-кыз һәлак булган. «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, «Киа» машинасы зур тизлектә барган килеш юл кырыена чыга һәм баганага бәрелә. Машина белән 40 яшьлек ир-ат идарә итә.

Дәүләт автоинспекциясе белешмәсе буенча, җиңел машина пассажиры – йөртүченең хатыны – урында ук үлә.

Ул йөкле була.

Авариядә бу гаиләнең 1 яшь 7 айлык кызы имгәнә. Ул балалар креслосында булган.

Машина йөртүчене һәм кыз баланы Чаллыга хастаханәгә алып киткәннәр.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх