Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимовның социаль челтәрләрдә бик шаян видеотасмасы пәйда булган.

Видеода Айдар Галимовтан башка тагы Зөфәр Хәйретдинов һәм Зәйнәп Фәрхетдинова кебек танылган җырчыларны күрәбез.

Хәйретдинов Галимовка кыска җиңле күлмәге һәм жилеткасы буенча «төрттерә». Күренеп тора: һава торышы бик эссе.

Кемдер әйтә «җиңнәр ачык – вентиляция яхшы» дип... Шулай ук Зәйнәп Фәрхетдинованың: «Айдар Галимовның яңа образы, яңа стиле, модадан калышмый», – дигән сүзләре ишетелә. Кемдер шунда ук «җиңгә акча җитмәгән» дип тә фаразлап шаярта.

Эстрада йолдызының киеме, иң мөһиме, үзенә уңайлы булсын инде... Бу эсседә «Айдар абый, жилеткагызны салыгызчы, мода дип интекмәгез» диясе дә килә!

Свежие комментарии