На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Мәскәү өлкәсендә коточкыч янгын: кешеләр ялварып кычкыра, кулларын болгый

Мәскәү өлкәсенең Фрязино фәнни-тикшеренү институтында янгын чыккан. «Платан» фәнни-тикшеренү институты электрон детальләр һәм радиокомпонентлар җитештерү белән шөгыльләнә. Теоретик һәм практик тикшеренүләр буенча махсуслаша.

Институт бинасы эчендә кешеләр калган. Алар тәрәзәләрне ваталар, кулларын болгыйлар, ярдәм сорыйлар.

Җиденче катта 7 кеше калган булуы билгеле. Кайбер мәгълүмат чаралары 9 кеше турында да яза.

Алар янына коткаручылар барып җитәргә тырыша. Ут инде берничә катка таралган.

Янгын бишенче катта башланган, аңа өченче катлаулылык рангы бирелгән.

Өч кешене коткарганнар, тагын дүртесе эчтә кала бирә.

Ссылка на первоисточник
наверх