На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Бу атнада Татарстанның биш муниципаль районында җитәкчеләр алышыначак

Бу атнада Татарстанның биш муниципаль районында – Әтнә, Менделеевск, Түбән Кама, Яңа Чишмә һәм Спас районнарында чираттан тыш утырышлар узачак. Утырышларның көн тәртибенә муниципаль берәмлек башлыгы вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату мәсьәләсе кертеләчәк, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Кемнәр район башлыгы вазифасыннан китә?

Түбән Кама районындагы сессия турындагы мәгълүматны «Татар-информ»га район башкарма комитетында раслаганнар. Хәзерге вакытта районны Рамил Муллин җитәкли. Кичә ул отставкага китүен игълан итте. Ул 3,5 ел дәвамында районны җитәкләде.

Әтнә районын Габделәхәт Хәкимов җитәкли, ул Татарстанның иң абруйлы район башлыкларының берсе булып санала. Аңа 74 яшь, Әтнә районы белән ул Минтимер Шәймиев президентлык иткән вакытта ук, 2005 елда идарә итә башлаган.

Тагын иң абруйлы район башлыкларының берсе булып 69 яшьлек Вячеслав Козлов санала, ул Яңа Чишмә районын 2010 елдан бирле җитәкли.

Менделеев районы башында Радмир Беляев тора, ул бу вазифада 2022 елдан бирле эшли.

Спас районы башлыгы урынын 2019 елның сентябреннән Фәргать Мөхәммәтов били.

Ссылка на первоисточник
наверх