На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

26 подписчиков

Свежие комментарии

  • Grandad
    Кто же голыми руками лезет под циркулярную пилу!?Татарстанда «Проф...
  • Малик Гумеров
    Откровения полюхрюшки !  Носовые дырки видны только наполовину  - до людей не тянет !Гүзәл Әхмәтова: «...
  • Elena Dmitrieva
    Зачем здесь писать эту тарабарщину? Для кого это?!?Гүзәл Әхмәтова: «...

Сентябрьдән банклар акча күчерү өчен бердәм QR-код куллана башлаячак

1 сентябрьдән Россия банклары акча күчергән вакытта универсаль QR-код кулланырга тиеш булачак. Бу хакта Россия Банкы рәисенең беренче урынбасары Дмитрий Тулинга сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Көндәшлекне үстерү, гражданнарга һәм бизнеска уңайлы булу, шулай ук базарда катнашучыларның барысына да сервислардан тигез файдалану мөмкинлеген бирә торган инфраструктура тәэмин итү максатыннан универсаль түләү коды турында федераль закон кабул ителде», – дип билгеләп үтә Тулин.

Аның сүзләренчә, әлеге яңалык кулланучыларга үзләре өчен уңайлы түләү ысулын мөстәкыйль рәвештә сайларга мөмкинлек бирәчәк.

белгеч аңлатканча, түләү базары үсү һәм кулланучылар өчен карталарга альтернатива булган уңайлы ысуллар барлыкка килү — карталар аша түләү күләмен киметергә ярдәм итәчәк. Бу үз чиратында сәүдә предприятиеләре, шул исәптән кече һәм урта бизнес өчен транзакция чыгымнарын (түләү кабул итү чыгымнарын) тигезләргә һәм киметергә шартлар тудырачак.

2026 елның сентябреннән сәүдә-сервис предприятиеләрендәге кассаларда кулланучыларга бер генә универсаль QR-код тәкъдим ителәчәк. Хәзер бердәм QR-кодтан тыш, кассаларда төрле банк QR-кодлары да очрый.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх