На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Азан ишеткәндә аны кабатларга кирәкме?

Азаннан соң кыла торган дога «Хозур дин турында» телеграм-каналында чыкты.

Әгәр мин азан әйткәннәрен ишетсәм, аны кабатларга кирәкме? Һәм азанны тыңлаганнан соң, нинди дога кылырга кирәк?

Мөәзин артыннан азанны кабатлап әйтү сөннәт гамәл санала. Хәдисләрдә, мөәзин артыннан кабатлаган кешегә үзенә дә азан әйтүчегә кадәр савап язылыр, дип әйтелә.

Азан тәмамланганнан соң түбәндәге дога кылыныр:

Аллаһуммә раббә һәәз̣иһид-дәгъүәтит-тәәммәти вәс-саләәтил-каа’имәһ. Әәти Мүхәммәдәнил-үәсииләтә вәл-фәдыйләтә вәд-дәраҗәтәл-гәәлийәтәр-рафиигәһ. Үәбъгәc̣һү мәкаамәм-мәхмүдәнил-ләз̣ии вәгәдтәһү уәр-зүкнәә шәфәәгәтәһү йәүмәл-кыйәәмәһ. Иннәкә лә түхълифүл-мигәәдъ.

«Әй, шушы камил азанның һәм вакыты кергән намазның хуҗасы, Аллаһы Тәгалә. Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә ярдәм, фазыйләт һәм югары дәрәҗәне бир. Шулай ук аны Үзең вәгъдә кылган мактаулы урынга ирештер һәм Кыямәт көнендә аның шәфәгатен безгә насыйп ит. Дөреслектә, Син Үз вәгъдәңә хилафлык кылмыйсың».

Дога «Гыйбадәте Исламия» китабыннан

 

Ссылка на первоисточник
наверх