На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • виктор комягин
    что за бахыт компот на русском канале? пошли в жопу к своим уроды....«Кеше китә – җыры...
  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...

Илсөя Бәдретдинова авылдашлары өчен Корбан ашы үткәргән

Илсөя Бәдретдинова туган ягы Лениногорск районы Иске Шөгер авылында авылдашлары өчен корбан ашы үткәргән.

Казанда корбан итеннән пылау, хашлама пешергәннәр, пирогларны җырчы үзе кисеп куйган. Илсөянең мәрхүмә Лилия апасының кызы Эльза порцияле бал тортлары пешереп җибәргән. Җырчы авылдашлары, якыннары өчен мул табын әзерләгән.

«Хәерле көн, барчагызга да. Быел 7 нче тапкыр үткәрәбез. Традициягә керттек. Беренчедән, минем сүземне тыңлап, ничә еллар җыелышуыгыз өчен рәхмәт. Узган елларда безнең белән утырган кайбер кешеләр юк инде. Киләсе елда да тулы составта очрашырга иде. Барыгызга да рәхмәт, корбаннарыбыз кабул булсын! Миңа күрсәткән хөрмәтегез өчен чиксыз рәхмәтлемен», – дип сөйләде җырчы.

Җырчы авыл җирлеге башлыгына, авыл советы, клуб хезмәткәрләренә рәхмәт әйтте. Кунаклары арасында җырчының укытучылары да бар иде. Ул һәр авылдашын каршы алды, бергәләп хатирәләрне яңарттылар.

«Бу – авылдашларның күрешүе дә, аларның бер-берсенә карата булган мөгамәләсе дә. Эчтәлекле вәгазь тыңлап, күңелдә булган теләкләрнең кабул булуын теләп, кул күтәреп дога кылу – зур гамәл», – дип яза «Заман сулышы».

Корбан ашы мәҗлесенә Илсөянең беренче укытучысы – Гөлисә Вәсимовна Гимаева һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фирдалия Хәкимовна Ибраһимова килгән . Алар үз укучысы – Илсөя белән күрешүләренә шат иде. Шулай ук Илсөянең дә укытучыларына карата ихтирамы зурдан.

«Корбан ашына бик күп халык килде. Уллары махсус хәрби операциядә булган әниләр дә бар иде. Шәһәр мәчетеннән Гомәр хәзрәт килде. Коръән ашы башланганчы, мәчет әһелләре, мәчеткә йөрүче бабайлар тәкъбир әйттеләр.

Шундый зур мәҗлес оештыруы өчен Илсөягә рәхмәт әйтәбез. Яратабыз, хөрмәт итәбез аны», - ди Иске Шөгер авыл башлыгы Лилия Шиһапова.

Илсөя үзе дә Лилия Мөкътәсимовна хөрмәт итә. «Мине бер сүздән аңлый ул. Лилия апа, шуны эшлибезме дисәң, шунда ук риза булып, эшлибез дип кенә тора», - ди Илсөя.

Җырчы мәчеткә истәлек итеп кулдан эшләнгән зур шамаил тапшырган.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх