На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

«Мондый да була алам, тик үземнән оялмыйм» – Иркә ике ел элек ясалган фотосын күрсәтте

Җырчы Иркә социаль челтәрләрдә үзенең 67 килограмм чакта төшкән фотоларын күрсәтте. Әлеге фотоларны ул язылучыларының: «Сез ничек ябыктыгыз? Әле дә ябыгу өстендә эшлисезме?» – дигән соравына җавап язганда куйды.

Бу ике ел элек төшкән фото, мин 67 килограмм чамасы. Әйе, мин мондый да була алам, тик үземнән оялмыйм.

70 килограмм да булганым бар. Бу гадәти хәл, без бит гади кешеләр. Төрле чорлар була. Тик мин үземне кулга алырга өйрәндем. Ашауны киметү, уй-фикерләрне рәткә китерү, аз-маз спорт, кадакларда тору – барысы да 62 килограммга кайтырга ярдәм итте. Хәзер мин 64 килограмм әле, 62гә тырышасы бар. Әмма, кызлар, болар берсе дә мөһим түгел. Иң мөһиме – күзләр бәхеттән янсын! Хатын-кызның матурлыгы фигурасында түгел, эчке халәтендә, күзләрдә, күңелдә.

Мин модель түгел, фигурада минуслар бар. Мин аны аңлыйм, күрәм. Кайвакыт, күбрәк ашап алсам, тамашачы мине бәби көтә дип уйлый. Көтмим беркемне дә. Бары тик ял иткәндә, рәхәтләнеп, теләгәнемне ашыйм, аннан тирләп-пешеп үз өстемдә эшлим.

Ашау, спорттан гына да тормый ул ябыгу, күбесе эчке халәткә бәйле. Тормышта ямьсез хатын-кыз юк.

Ябык булуга исләре дә китмәгән танышларым бар. Белсәгез иде алардагы нурлылыкны. Яннарыннан китәсе дә килми, алар минем өчен бик матур кешеләр. Сүз уңаеннан, ир-атларның да ябыклыкка исләре китми. Алар хатын-кызның эчке дөньясын ярата. Бу – минем фикер», – дип тә өстәгән җырчы.

 

Ссылка на первоисточник
наверх